9 июнь 2015 яңалыклары
-
Чирмешәннең әби-бабайлары интернетта утырыр
Чирмешәндә компьютерны белүче пенсионерларыбыз тагын артачак. 1 июньнән унбишләп олы кеше Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында үтүче дәресләргә йөри башлады. Курсларны "Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" "Интернет - озак яшәү" программасы кысаларында оештырган. Олылар өчен өч атналык укулар бушлай. Әби-бабайлар бу курсларда компьютерны кабызып-сүндерә белүдән башлап, интернетка керү, электрон...
-
Табигый газның бәясе күтәрелә
Халык куллана торган табигый газның бәясе күтәрелә. 1 июльдән башлап аның бер кубына 5 сум 16 тиен, ягъни 36 тиенгә күбрәк түләргә кирәк булачак (әлегә 4 сум 80 тиен иде). Марат Гомәров фотосы.
-
Чирмешән районында ел башыннан 33 пар язылышкан
Июнь аенда район ЗАГС бүлегендә 9 пар никахларын теркәргә планлаштыра. Агымдагы айның беренче атнасында 5се язылышып туй үткәрергә дә өлгергән. Май аенда да 9 пар язылышкан, ә ел башыннан - 33. Үткән елның бу чорында гаилә коручылар саны 19 булган, ә майда туйлар бөтенләй уйналмаган. Агымдагы елның маенда район ЗАГС...
-
Чирмешән Сабантуеның “шахмат батырлары“
Районда үткән бәйрәмдә оештырылган әлеге борынгы акыл уенында дистәләрчә кеше катнашты. Ир-атлардан Леонид Калугин (Әккәрәй, студент) беренче булды. Фәрһад Сәмәрханов (Чирмешән, нефтьче, мастер) - икенче, Марат Уразбаев (Урманасты Үтәмеш, нефтьче) - өченче урында. Хатын-кызлар арасында Римма Баянова (Иске Кади, пенсионер) - җиңүче. Эльмира Фәткуллина (Түбән Кама, сәүдә өлкәсендә эшли) -...
-
Чирмешән районы ашыгыч хезмәтләре хәбәр итә
01 7 июньдә иртә белән Ивашкино авылындагы йортларның берсендә янгын булган. 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, башта ут мунчада чыккан, аннан каралтыларга күчкән. Өй түбәсенә дә зыян килгән. 02 Үткән атнада "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 37 гариза һәм хәбәр кергән. Чирмешәндә яшәүче хатын-кызны кыйнаган һәм үтерү белән янаган өчен, Чуваш...