8 август 2018 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Мамадышта "Лагуна" бассейнын ачты
Мондый проектлы бассейн тагын алты районда ачылды.
-
Ринат Хәмитов, автокранын сатып, Казахстанда Сабан туе үткәргән
Казахстанда милләттәшләребез күпләп яшәүче Башкуль дигән авыл бар икән. Анын тарихы инде 175 елга сузылган. Шул дәвердә авыл ике мәртәбә янган. Алай да биредә милләттәшләребез бик бай яши, ел да милли бәйрәмебез -Сабан туен уздырмый калмыйлар.
-
Чирмешән районының Югары Чегодай егетенә машиналы бүләкләр китергәннәр
“Изге йөрәк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле малай һәм кызларга күңелле мизгелләр бүләк итүләрен дәвам итәләр. “Балаларга ирекле ярдәм күрсәтүчеләр” акциясе кысаларында август аенда алар Югары Чегодай авылында яшәүче Илсур Моратшинны котладылар.
-
Рөстәм Миңнеханов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте
Татарстан Президенты мөрәҗәгать иткән татарстанлыларга ярдәм күрсәтергә әзер икәнлеген белдерде.
-
Илсөя Бәдретдинова әнисенә багышлап язган яңа җыры белән халыкны елата
Илсөя Бәдретдинова тамашачыларына әнисенә багышланган өр-яңа җырны тәкъдим итеп видео урнаштырган. «Әнкәйнең яшь чагы..» дип аталучы иҗат җимешенең көен Айдар Тимербаев, сүзләрен Нияз Акмал язган. Беренче фотога Илсөя әнисенең яшь чактагы фотосын куйган.