Ринат Хәмитов, автокранын сатып, Казахстанда Сабан туе үткәргән
Казахстанда милләттәшләребез күпләп яшәүче Башкуль дигән авыл бар икән. Анын тарихы инде 175 елга сузылган. Шул дәвердә авыл ике мәртәбә янган. Алай да биредә милләттәшләребез бик бай яши, ел да милли бәйрәмебез -Сабан туен уздырмый калмыйлар.
Заманында бу якларда унбишкә якын татар авылы булган.
Татарстаннан шактый еракта яшәсәләр дә, мондагы татарлар милли гореф-гадәтләрне, йолаларны онытмыйлар, саклыйлар һәм балаларны да милли рухта тәрбиялиләр.
Болар турында безгә авыл китапханәсе кунагы - Ринат Рифхать улы Хәмитов сөйләде. Ринат әфәнденең әнисе Минагиян апа Әмир авылыннан Казахстан якларына 50нче еллар азагында киткән. Анда татар егетенә тормышка чыгып, шунда гомер кичерә. Казахлар арасында яшәсәләр дә, алар татарлыкларын онытмыйлар, балаларда да туган якка мәхәббәт уята алалар.
Ринат 1961 елда туган. “Татар теле миңа әнидән жыр аша күчте”,- ди ул.
Ринат әфәнде Бескарагай районының татар мәдәният үзәген җитәкли. Казанда элек « Казан утлары» ансамбле булса, ул исә 1979 нчы елда «Башкуль утлары» ансамблен оештыра. Милләт өчен янып яши.
2007 нче елда үткәрелгән авыл Сабан туена Ринат Хәмитов, автокранын сатып, иганәчелек ярдәме күрсәтә.
Казахларда олы бүләк итеп чапан бүләк итәләр икән. Монда да алар, татар икәнлекләрен күрсәтеп, чапанны татар орнаментлары белән бизәп теккәннәр, бүләккә үзебезнең түбәтәйләрне әзерләгәннәр.
Авыл Сабан туенда татар милли көрәше, ат чабышлары, башка милли уеннар да уздырыла.
Ат чабышының биш-алты төре - 25,15,7,3,1 километр ераклыкка чабу үткәрелә.
Ринат әфәнде чын татар жанлы кеше. Казанга конгресска чакырулы булгач, бер көнгә генә булса да, әнисенең туган авылына кайтып, туганнарын күреп китте. Китапханәгә «Башкуль и Башкульцы» китабын бүләк итеп калдырды.
Гөлшат Әгъләмова,
Әмир авылы китапханәчесе.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев