7 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Хәния бу кырык көн эчендә гел елмаеп төшкә керә - Миләүшә Айтуганова
Бүген танылган җырчы Хәния Фәрхи-Биктаһирова арабыздан киткәнгә 40 көн тулды. (Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Хәния бу кырык көн эчендә гел елмаеп төшкә керә" - ди "Татаркино" директоры һәм Казан Халыкара мөселман киносы фестивале җитәкчесе Миләүшә Айтуганова. Бүген ул җырчының вафатына кырык көн уңаеннан оештырылган мәҗлестә катнашты. Татарстан башкаласында...
-
Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган концертларга билетлар калмаган диярлек
Билгеле булганча, мәдәни чаралар 24 һәм 25 сентябрь көннәрендә узачак. (Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Танылган җырчы Хәния Фәрхи истәлегенә багышлап уздырылачак концертларга билетлар калмаган диярлек. Бу хакта җырчының "Вконтакте" социаль челтәрендәге рәсми төркемендә мәгълүмат урнаштырылган. Билгеле булганча, концертлар 24 һәм 25 сентябрь көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт...
-
Чирмешәндә тагын бер спортзал төзелә
Бу объект физкультура-савыктыру комплексы янында булачак. Шушы көннәрдә аның нигезен ясый, җир казый башладылар.
-
Юбиляр-әби мандолинада да уйный
Чирмешәннән Таисия Миронованы исә, тәмам артист диярсең, әби өздереп мандолинада уйный, үзен туган көне белән котларга килүчеләрне ул җырлап ук озатты. Тормыш авырлыкларын күп күрсә дә, Таисия Николаевна әнә шундый көр күңелле кеше. Яшүсмер чагында колхозда сыналган, Горькийда торф чыгарган, пенсиягә чыкканчы җыештыручы булып эшләгән. Радио аша котлаганнар Иске Кади...
-
Чирмешәндә инвалидларга эш табарга булышалар
Август аенда районның эш белән тәэмин итү үзәге физик мөмкинлекләре чикле 23 кешене эшкә урнаштырган, бу - июль аена караганда ике тапкырга күбрәк. Инвалидларның күпчелеге авыл җирлекләрендә эшлиләр һәм территорияләрне төзекләндерү буенча хезмәт куялар. -Бәркәтә, Чирмешән, Ульяновка, Яңа Элмәле, Яңа Кади, Түбән Кармалка, Туймәт авыл җирлекләрендә - икешәр, тагын алты...
-
Габделхәй Биктаһиров: "Хәния ярдәм сорап төшемә керде"
Бүген яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең безнең арабыздан киткәненә кырык көн булды. "Челнинские известия" газетасы хәбәр итүенчә, искә алу чарасын Казан рестораннарының берсендә уздырачаклар һәм анда җырчының туганнары, хезмәттәшләре, дуслары катнашачак. - Без Хәния Фәрхинең ире, "Бәйрәм" ансамбленең директоры һәм продюсеры - Габделхәй Биктаһиров белән хәбәргә чыктык, ул үзенең кайгысы һәм...