7 апрель 2016 яңалыклары
-
Татарстанда әби-карчыкларны үтерүче эзләнә (ФОТО)
Татарстанда 30дан артык ялгыз әби-карчыкның башына җиткән җинаятьчене эзлиләр. Аның корбаннары арасында Казан гына түгел, Идел буе һәм Урал федераль төбәгенең башка җирлекләрендә гомер кичергән ялгыз карчыклар да булган. Җинаять кылуда 22-30 яшьләр тирәсендәге ир-ат шикләнелә. Буе уртача озынлыкта (175 сантиметр чамасы), ябык гәүдәле ир-ат физик яктан нык үскән, диелә....
-
Ивашкинода өй янган
6 апрель көнне булган ут казасы турында хәбәр янгын сүндерүчеләргә көндезге унберләрдә килеп ирешкән. Аны сүндерергә Чирмешәннән һәм Күтәмәдән берәр янгын сүндерү машинасы җибәргәннәр. Янгын күзәтчелеге белгечләре әйтүенчә, бәла йокы бүлмәсеннән чыккан. Хуҗалары өйдә булса да, ут кыска вакыт эчендә газобетоннан төзелгән йортның ике бүлмәсендәге җиһазларын яраксызга әйләндергән, стеналарына зыян...
-
Иң күп язылучыга – телевизор!
"Татмедиа" АҖ үз абүнәчеләре өчен тагын акция игълан итә. Бу юлы төп приз телевизор (диагональ 32 дюйм) булачак. Традиция буенча шулай ук санлы өч фотоаппарат, "Кукмара" савытлары җыелмалары уйнатылачак, ә үз районында иң актив язылучыларны (матбугат басмаларына иң зур суммада заказ карточкалары тутыручыларны) кызыксындыру призлары көтә. Акциянең төп шарты үзгәрмәде...
-
Чирмешәндә тарихны өйрәнүчеләрнең үз оешмасы бар
Чирмешән район үзәк китапханәсе бинасында, Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съездына әзерлек кысаларында, район тарихын өйрәнүчеләрнең җыелышы узды. Ул районның татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасын гамәлгә куйды һәм оештыру комитетының составын раслады. Бу чарада райондагы барлык татар мәктәпләре җитәкчеләре, тарих һәм татар теле укытучылары, мәдәният йортлары җитәкчеләре, китапханәчеләр, авыллар тарихын язган...
-
Шәһәрегез үзегезгә булсын!
Әйдә, энем, ташла фуражкаңны, Төкер пиджагыңның өстенә, Галстугың белән билең бу да Бишмәтеңне киен өстеңә, - Киттек! Бүген бүлмәм өчен акча сорап, Коммунхоздан килеп керделәр, Акча таба алмагач, усал кешеләр Квартирдан тотып сөрделәр... Шулай, энем! Монда акча кирәк, Юкка гына йорттан кузгалдык, Юкка гына шәһәр урамына Чабатадан кереп югалдык. Әйдә,...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Барыбыз да өмәгә! Иртәгә безнең районда да, санитар-экологик икеайлык кысаларында, зур өмә оештырыла. Оешмалар үз территорияләрен чүп-чардан арындырачак. Кайбер предприятиеләр, учреждениеләр, шәхси хуҗалыклар кышкы чүп-чарны узган атнада ук җыештыра башлады. Чисталык - үзебез өчен. Августка да гариза бар Март аенда район ЗАГС бүлегендә 11 яшь пар үзләренең никахын теркәгән, ел...
-
Бер чаткы да җитә
Язгы-җәйге чорда янгыннарның кисәк артуы күзәтелә. Аларның яртысы диярлек коры үлән, салам яндыру, корылмаларга якын урыннарда учак ягу аркасында чыга икән. Кызу көндә сүндерелмичә ташланган шырпы яки тәмәке төпчеге дә куркыныч бомбага тиң. Хакимиятнең язын берара янгынга каршы махсус режим кертүе юкка түгел. Корыда фаҗига чыгарырга бер чаткы җитә. Аннан,...