7 февраль 2017 яңалыклары
-
Чирмешән районында гыйнварда кар күп яуган
Быелгы гыйнвар ае үткән еллар белән чагыштырганда 1-2 градуска җылырак булган (айлык уртача температурасы 11 - 14 градус). -Шулай да кышның икенче аеның соңгы ун көнендә уртача температура 14 - 16 градуска кадәр салкынайтты, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Рәдиф Гайнуллин. -...
-
Лашман мәктәбендә табигатьне саклау турында сәйләштеләр
Лашманда әйләнә-тирә мохиткә кагылышлы интерактив-белем бирү чарасы узды. Аны республиканың "Кадрлар резервы" проекты кысаларында мәктәпнең "кичәге" укучысы үткәрде. -Хәзер, балалар, тактадан рәсемнәр күрсәтәм. Ә сез тере табигатькә - кул чабасыз, тере булмаганга кул күтәрәсез,- дип башлады дәресне Казан дәүләт мәдәният институты студенты Фәния Вәгыйзова. Табигать турында мультфильм карау, такта янына...
-
Җиңсәк - Сочига!
Чирмешәннең "Юбилейный" боз сараенда шөгыльләнүче, 2002, 2003, 2004 елларда туган яшь хоккейчылар командалары "Алтын алка" турнирының республика финалына узды. Руслан Маковей, Илнар Шәйхетдинов шәкертләре көрәшне Зәй һәм Мамадыш шәһәрләрендә февральдә узачак уеннарда дәвам итәчәк. Әгәр якташларыбыз анда җиңү яуласа, кем белә, аларның Бөтенроссия "Алтын алка"сының Сочида узарга тиешле уеннарында катнашу...
-
Чирмешәндә сан алучыларны бүләкләделәр
Былтыр районда авыл хуҗалыгын исәпкә алуны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашкан тугыз якташыбызга бу атнада бүләкләр тапшырылды. "Дәүләт статистикасы федераль хезмәте" ведомствосының аерым билгесе - "Бөтенрусия авыл хуҗалыгын исәпкә алуны үткәрүдәге хезмәтләре өчен" медаленә сан алу комиссиясе рәисе Марат Әһлиуллин, вәкил Әсхәт Гарифуллин, вәкил урынбасары Елена Пешкова, статистика белгече Гөлназ...
-
Туймәт баянчысыз калды
Туймәттә яшәүче Мөҗип абый Кәримов 78 яшендә кисәк кенә вафат булган. Авылда хөрмәтле, уңган, оптимист, уен-көлкеле кеше иде ул. Бик күп мәҗлесләрдә, бәйрәмнәрдә кулыннан гармун төшмәде. Элек колхозның мактаулы машина йөртүчесе, Туймәтнең патриоты иде. Мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының олы хәсрәтен уртаклашабыз. Мөҗип Хаҗип улын 8 февральдә Туймәттә җирләячәкләр.
-
Чаллы зоопаркында кышын да тормыш гөрли
Яр Чаллыдагы "Тулпар" ат спорт мәктәбе базасында зоопарк барын әле күпләр белмиләрдер дә. Бүгенге көндә биредә 200 гә якын кыргый һәм йорт хайваннары, кош-кортлар яши. Алар арасында арыслан, бүреләр, төлке, куяннар, тәвә кошы, ишәк, боланнар, дөяләр бар. Хайваннарның кышкы салкыннарны ничек итеп кичерүләре белән кызыксынып, без анда кунакка барып килдек....
-
Чирмешән районы хуҗалыклары күпме сөт сава?
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, белгечләре һәм кайбер хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә безнең район адресына байтак тәнкыйть сүзләре яңгыраган. -Мактанырга урын да юк, бүген район хуҗалыклары нибары 12 тонна сөт җитештерә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары...
-
Бакча мөдире баланы кара яндырганчы кыйнаган…
Бала туу шатлыгыннан соң ук, әти-әниләр каршына бер кочак проблемасы да килеп баса. Бакчага урнаштырасы, түгәрәкләргә йөртәсе, тәрбияче белән уртак тел табасы, җитәкчелеккә ярыйсы бар. Соңгылары бигрәк тә үзәккә үтә. Башкортстанның Иглин районы Турбаслы авылы балалар бакчасы мөдире Гөлнур Вәлиева белән Нәркәс Кадырбаева арасыннан да кара мәче үткән, әнә. Нәркәс...