6 май 2013 яңалыклары
-
Авыр йөк төяп йөрмәгез
ЮХИДИ хезмәткәрләре таш төягән биш КамАЗ машинасын тоткарлаганнар. Шушы көннәрдә генә. Югыйсә 15 апрельдән 15 майга кадәр автомобиль юлларында транспорт хәрәкәте чикләнде. Бу турыда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы әмере булса да, кайберәүләр аны үтәмиләр. - Бу машиналар Андреевка карьерыннан кайталар иде,- ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин....
-
Чирмешәндә – су кытлыгы
Узган ял көннәрендә район үзәгенең төньяктагы урамнарында (Бакча, Курасанов һәм башкаларда) краннарга чиста су килми торды. Өзеклек озак булмаса да, мондый хәл бәйрәм кәефен төшерергә бик җитә. - Линияләр тузган, алар еш тишелә,- ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Илнар Минһаҗев, - шуңа күрә линияләрне "бикләп торырга" мәҗбүр булабыз....
-
Җәйләүләр –терлекләр “санаториясе”
"Чирмешән-АГРО"да савым сыерлары инде ун көн чамасы саф һавада, җәйләүдә. Яшел азык чемченәләр, урыннары коры, чиста. "Туймәт"тә дә җәйләүгә күченгәннәр. Әле бүген генә. Мәшәкатьләре булган инде: җиһазларны ташу, көйләү ансат түгел. Җәйләүдә бер ай чамасы ремонт үткәргәннәр. - Бүген иртәнге дүрттән үк аяк өстендә, - ди техник орлыкландыручы Вәсилә Гарифуллина....
-
Гел эш димәгән
Май бәйрәме ялларында бакчада эшләп арыган халык ярминкәдә кеше күреп, һава сулап, ял итеп кайтты. Чирмешәндә, "Кәрвансарай" янәшәсендәге мәйданда 4 май көнне оештырылган ярминкәдә сыер һәм дуңгыз ите, яшелчәләр, кондитер эшләнмәләре, кием-салым, җир эшкәртү техникасы, обойлар һәм буяулар да саттылар. Бозаулар һәм дуңгыз балалары, тавыклар, чалгы, көрәк саплыклар, чәчәк һәм...