5 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Әмиргә керүчеләрне авыл башында Кыш Бабай һәм Кар Кызы каршы ала
Әлеге сыннарны кар бик аз чакта, декабрь башында ук Айрат һәм Ләйсән Яруллиннар ясап куйганнар, аларны матур итеп буяганнар, янында чыршы да бизәгәннәр.
-
2020 ел чирмешәнлеләр күңелендә нинди вакыйгалар белән истә калды
Үткән ел – “Безнең Чирмешән” газетасы битләрендәге фотосурәтләрдә.
-
Чирмешән районының Туймәт авылында яшәүчеләрнең үз шугалаклары бар
Игелекле авылдашлары тимераяклар да кайгырткан.
-
Чирмешән әбиләре шамаил дә чигәләр
Кайберәүләр пенсиягә чыгып эштән туктый да, ничектер үзенә эш, шөгыль таба алмый. Чирмешәндәге бер төркем апаларны шундыйларга үрнәк итеп куярга була. Алар үзләре белгәннәрне башкаларга да өйрәтергә, мастер-класс күрсәтергә дә әзер.
-
Чирмешән укучылары 20 килограмм батарейка җыйган
Соңгы ике айда Чирмешән укучылары кулланылган 20 килограмм батарейка җыйганнар. “Гринта” төбәк операторы аларны эшкәртү өчен Чиләбегә озатачак.