Чирмешән әбиләре шамаил дә чигәләр
Кайберәүләр пенсиягә чыгып эштән туктый да, ничектер үзенә эш, шөгыль таба алмый. Чирмешәндәге бер төркем апаларны шундыйларга үрнәк итеп куярга була. Алар үзләре белгәннәрне башкаларга да өйрәтергә, мастер-класс күрсәтергә дә әзер.
Күршеләр, туганнар, кодагыйлар берсен-берсе уздыра-уздыра әллә нинди кул эшләренә алыналар, бергә очрашып тәҗрибә уртаклашалар, бер-берсенең эшенә бәя бирәләр.
Әлфия апа Дәүләтшина инде 10 еллап чукмарлап (вышивка крестиком) картиналар чигә. Аның өендә сакланучылары гына да берничә дистә, ә бүләк иткәннәренең исәбен дә белми ул. Биредә үзеңне картиналар галереясендә кебек хис итәсең. Монда нинди генә табигать күренешләре тасвирланмаган, хәтта Кол Шәриф мәчете үрнәге дә төсле җепләр белән чигеп куйган. Бик вак һәм четерекле, зур сабырлык сорый торган эш. Төсләрне ничек итеп сайлап бетергән генә... Чын рәссам!
-Чигү өчен махсус метериал (канва) кирәк. Элегрәк аны кызым Казаннан алып кайтты, чигү схемаларын табу да авыррак иде, - ди Әлфия апа. – Бүген инде канваны Чирмешәннән дә алырга була. Бу шөгыльгә оныкларымны, Гөлнәзирә Биктаһированы һәм күрше кызы Гөлия Билалованы да өйрәттем. “Укучыларым” бик остарды инде, “укытучылырын” да уздырып җибәрделәр.
Якташыбыз соңгы елларда сәйлән белән шамаильләр дә чигә башлаган.
-Монысына күршем Фәһимә Саттаровадан өйрәндем. Биш шамаильне матур рамнарга урнаштырып, балаларга, туганнарга бүләк иттем, берсе үзебезнең өйне бизәп тора, - ди оста. – Кодагыем Сания Гайнуллина кебек мозаикадан картиналар ясарга да өйрәнергә телим.
Фәһимә Саттарова 3500 сәйләннән чигелгән шамаильне ике айда эшләгән. Бу вак сәйләннәрнең һәрберсен җеп аша уздырып, махсус схемада буталмыйча эшләү күпме сабырлык, күз нуры сорый.
-Чаллыдагы киленебезнең чиккән шамаильләрен күргәч, мин дә эшләп карарга булдым, - ди Фәһимә апа. – Бу шөгыль үзенә тартып тора, аны тизрәк төгәллисе килә. Чигүдән арып китсәм, кулыма бишенә белән җеп алам, башмаклар бәйлим. Без яшь вакытта күрше бабай, арысагыз, эшегезне алмаштырыгыз дия иде. Дөрестән дә, икенче төрле эшкә тотынгач ял иткән төсле буласың.
Шамаиль чигү өчен махсус материалны һәм сәйләннәрне Төркиядән кайтаралар. Фәһимә ханым - шамаиль чигү остасы инде 7 эшен бүләк тә иткән.
Гөлнәзирә апа да гел яңалыкка омтыла, кая нәрсә күрсә шуны ясап карарга тели. Ул атлас тасмалардан чәчәкләр ясап, картина итеп куя, сәйләннән агачлар үреп, гөл савытларына утырта. Оста бер тапкыр кулланыла торган кашык һәм чәнечкеләрдән дә букет эшләп куйган. Төсле җепләр белән, төрле бизәкләр төшереп башмаклар бәйләргә дә, китапханәдән китаплар алып кайтып укырга, хәтта Инстаграммга кереп чыгарга, телефоннан китап FM радио тыңларга да вакыт таба.
-Без бит яшь чактан ук чигеш чигеп үскән кызлар, кулъяулыгын да, бирнәгә кирәк булган башка чүпрәкләрен, сөлгеләрен дә чиктек, - ди Гөлнәзирә апа. – Ә хәзер яңалыкка омтылабыз, заманча кул эшләре белән шөгыльләнәбез. Бөтен җанымны биреп картиналар чигәм, бу эш җаныма тынычлык .
Иҗат җимешләрен бүләк итәргә ярата Гөлнәзирә апа.
-Резеда Шәрәфиеваның “Современный әбиләр” җырын тыңлаганда миндә каршылыклы фикерләр туа, - дип сүзгә кушылды Флюра Минхәерова. – Безнең әбиләр современный булсалар да, бәйлиләр дә, чигәләр дә.
Флюра апа күбрәк бәйләргә ярата, Интернеттан карап, төрледән-төрле башмаклар бәйли. Кем генә килсә дә аның бүләге әзер.
Бу апалар, Хәбир хәзрәт Ханов үзәк мәчет белән җитәкчелек иткән чорда, дин дәресләренә йөреп гарәпчә укырга да өйрәнгәннәр. Күбесе гарәпчә Коръәнне укый, билгеле, намазга да вакыт табалар.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев