4 декабрь 2013 яңалыклары
-
Чирмешән чөгендерен озатып бетерделәр
Районыбыз хуҗалыкларыннан быел Зәй Һәм Нурлат шикәр заводларына зачет авырлыгында 33580 тонналап (2012 елда - 42330, 2011дә - 49989) чөгендер озатылган. Татлы тамырны иң күбен (16500 тонна) "Чирмешән АГРО" җәмгыяте тапшырды. "Кади"дан - 10688, "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыяте бүлекчәләреннән 6864 тонна шикәр чималы озаттылар. Быел районда шикәр чөгендере 2280 гектарда игелгән иде.
-
Район станцияләрендә сатылучы ягулык сыйфатлы
Район территориясендә урнашкан ягулык салу станцияләрендә сатылучы ягулык ГОСТ таләпләренә туры килә. Ноябрь аенда республикада ягулык салу станцияләрендәге һәм нефть базаларындагы ягулыкның сыйфатын тикшерү буенча айлык узды. "Татнефтепродукт" холдинг компаниясенең "Нурлатнефтепродукт" филиалына караучы ягулык салу станциясе өлкән операторы Дамир Гыйләҗев әйтүенчә, биредә һәр продуктның сыйфат сертификаты бар. Ягулыкның сыйфатын ел...
-
Чирмешәндә быел 40 пар кавышкан
2014 елның беренче туе 10 январьдә булачак. Бу көнне район ЗАГС бүлеге бер парның никахын теркәргә әзерләнә. Ә быел соңгы туй 30 декабрьдә үтәчәк, бу көнне ике яңа гаилә барлыкка киләчәк. Ноябрь аенда район ЗАГС бүлегендә тугыз гаиләнең никахы теркәлгән, ә 11 айда - 123. Райондагы 48 авылның 18сендә быел...