3 октябрь 2014 яңалыклары
-
Чирмешәндә төлкеләр азган
Район үзәгендәге Мирсәет Кәбиров урамында яшәүчеләрнең тавык, күркәләрен төлке буып чыккан. Хайван кешеләрдән дә курыкмый ди. -Әүвәл күгәрчен хәтле өч чебешебез башала югалды. Икенче көнне иртән торсак, яктагы йортыбызда асралучы күркәбезнең аяклары гына калган. Төлке әле тагын бер күркәнең, бер тавыкның башын ашап киткән. Хәзер куркып торабыз инде: ун баш...
-
Кунаклар да җырладылар, биеделәр
Мордва Афонькәсе мәдәният йортында өлкәннәр өчен күркәм бәйрәм оештырдылар. Авыл җирлеге җитәкчеләре чәй мәҗлесенә 20дән артык кеше чакырганнар. Үзешчән артистлар кызыклы концерт программасы әзерләгәннәр, ә "Умарина" фольклор ансамбленең чыгышын кунаклар көчле алкышларга күмделәр. Үзешчәннәр белән бергә өлкән яшьтәгеләр дә җыр-биюләрдә теләп катнаштылар. Чирмешәндә яшәсәм дә, мин "Умарина" ансамблендә җырлыйм. Соңгы...
-
Күтәмә ветераннары бәйрәм итте
"Күтәмә АГРОфирмасы"нда һәм Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерлар Өлкәннәр көне уңаеннан "Чирмешән" ресторанында кунак булдылар. -Минем Күтәмәгә килеп хуҗалыкны җитәкли башлавыма тугыз ел. Шул вакытта 10 эшчем пенсиягә чыкты,- ди "Күтәмә АГРОфирмасы" җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина. - Колхоздан пенсиягә китүчеләрне кимсетәсем килми, аларны да бәйрәм уңаеннан...