3 сентябрь 2024 яңалыклары
-
Картаю процессын акрынайта
Помидорлар ярдәм итә.
-
Чирмешәнлеләр Казанда мәдәният көне уздырачаклар
11 сентябрьдә Казанда, “Әкият” балалар үзәгендә, Чирмешән районының Мәдәният көне узачак.
-
Казандагы Чирмешән якташлык җәмгыяте республика бәйгесендә өченче урын алган
Республикадагы якташлык җәмгыятьләре арасында Чирмешән якташлар җәмгыяте өченче урынны алган. Аның Казандагы җитәкчесе Раушания Сәүбәновага диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырганнар.
-
Чирмешән авылы урамнарында юлчылар эшли
Юл төзү белгечләре район үзәгенең Кыр урамы юлының нигезен ныгытып, беренче катлам асфальт түшәделәр. Чиратта - Гагарин урамы.
-
Синоптиклар Татарстанда яңгыр һәм +27 градуска кадәр җылы вәгъдә итә
Сишәмбе, 3 сентябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Чирмешән районында комбайннарга эш байтак әле
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 3 сентябрьдә алынган мәгълүматлар буенча, районда игеннәрне урып-җыю эшләре 19525 гектар мәйданда башкарылган, бу тиешленең 56,7 проценты. Гектар көче уртача алганда 27 центнер тәшкил итә.