2 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Юка боз куркыныч
Көзге бозның ышанычсыз булуын онытып, кешеләр боз аша йөреп юлны кыскартырга тырышалар, яки кайберәүләр балык тотарга чыгалар. Балалар да еш кына ныгымаган боз өстендә уйнарга яраталар. Боз астына төшеп киткәндә иң мөһиме - паникага бирелмәскә. Бозлы суга башың белән чуммас өчен кулларны ике якка җәергә, аннан соң хәрәкәтләнергә комачаулаучы авыр...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Бүген район үзәгендә рәсмиләштерелгән 1748 шәхси йорт, күп квартиралы 29 йортта 402 квартира бар. 2015 нче елның 1 январена Чирмешәндә 6378 кеше исәптә торган. Чирмешән авыл җирлегендә урнашкан авылларда (Чирмешән, Казанка, Кирпеч заводы, Кече һәм Түбән Чегодай ) 2396 йортта 6935 кеше гомер кичерә. Чирмешәндә бүген 53 урам исәпләнә, урам...
-
Лашманда энесе абыйсын кыйнаган
01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Бу хакта 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан белештек. 02 26 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 38 гариза һәм хәбәр кергән. Кирпеч заводы территориясеннән тимер капка урлаган Чирмешән кешесе җавапка тартыла. Яңа Элмәледә яшәүче берәү күршесенең өенә кереп, компьютерның...
-
Чирмешән ярминкәсендә иң үтемле товар кәбестә иде
Чирмешәндә үткән атна ярминкәсендә ике урында кәбестә саттылар. Килограммын 12 сумга. Халык теләп алды бу яшелчәне. Тере казлар - 1250, йоны йолкыганнары (эче-башыннан тыш) 1500 сумга "очты". Нәкъ үсә торган, 3-4 айлык бозауларга - 22-24 мең, ике айлык дуңгыз балаларына 2 мең, арпа һәм бодайның капчыгына 500 сум сорыйлар. Чөгендер...
-
Анасына кирәкмәгән бала кемгә кирәк?
Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына килгән, ике яшь баласы булган 19 яшьлек хатын-кызга "ана" дияргә тел бармый. Кәеф-сафа корып яшәргә теләүче, балаларының язмышы белән кызыксынмаучы әти-әниләр белән, гомумән, еш очрашырга туры килә. Кара Чишмә авылыннан М.га карата соңгы вакытта гына да өч административ эш кузгатканнар. Яшь ана 2 яшьлек...