2 октябрь 2017 яңалыклары
-
Гөлназ Асаеваның әнисе: «Баланың башында булмаса, күпме аңлатсаң да, акылы артмаячак»
Яшь җырчы Гөлназ Асаева турында соңгы арада нинди генә имеш-мимешләр ишетелми. Инде Радик Юльякшинга "кияүгә биреп" туктадылар шикелле. Тик күптән түгел генә кайбер матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә Гөлназ белән бәйле тагын бер вакыйга калкып чыкты: имеш, җырчы төнге клубта сугышкан. Гөлназның әнисе Лилия Биктимерова да Башкортстанда танылган җырчы. Әни кеше...
-
Котлыйбыз
Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмебез - Укытучылар һәм Тәрбиячеләр көннәре, Өлкәннәр көне белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Бәйрәм көнендә, фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт әйтеп, бәхет, уңышлар, сәламәтлек һәм үзегез тәрбияләгән укучыларыгызның олы ихтирамын телибез. Район мәгариф бүлеге. Профсоюз комитеты. Безнең...
-
Чирмешәндә фонтаннар азайды
Чирмешәндә, Карл Маркс һәм Нагорный урамнары киселешендә урынлы-урынсыз куелган фонтанны, ниһаять, сүтеп алдылар. Акча әрәм итеп ясалган бу фонтан юньләп эшләмәде дә. Хәер, быел район үзәгендәге башка фонтаннар да күп вакыт тик торды. Ясавын ясыйбыз да... Безнең сайтта укыгыз: Рәхмәт хаты http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17325
-
Чирмешәндә инвалидлар җәмгыятенә керү ансатлаша
Мәрхәмәтлелек атнасында район инвалидлар җәмгыяте бинасына төзүчеләр килде - "Чирмешән коммуналь төзелеш предприятие"се осталары монда капиталь ремонтка тотынды. Төзүчеләр бинаны тулысынча үзгәртеп ясарга җыена. Биредә су үткәргеч, канализация челтәрләре сузып санузел ясау да планга кертелгән. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә дә бинага керү ансатлашачак - "Каршылыксыз мохит" программасы буенча пандуслар ясалачак. Осталар...
-
Чирмешәндә федераль эзләтүдә булган Башкортстан кешесе тоткарланган
01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. 02 25 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Чирмешән полиция бүлекчәсенә 30 хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган. Үткән атнада район юлларында 3 юл-транспорт һәлакате теркәлә, аның берсендә бер кеше имгәнгән, ике авария матди зыян белән. Караклар "Юбилейный" боз сарае территориясендәге металлдан эшләнгән биш секция коймага...
-
Әмирдә мәктәпне сүттеләр
Бурадан күтәрелгән иске мәктәп бинасы халыкка 1969 елдан хезмәт иткән. Хәзер бу авылда бик матур, заманча мәктәп бинасы бар. Ә иске белем йорты территориясен спорт мәйданчыгы урнаштырырга шәп урын, дип кызыгалар авыл яшьләре. Безнең сайтта укыгыз: Чирмешән районында 605 мең сум бурычны өч көндә түләткәннәр http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17445
-
Чирмешәнлеләр Казанда якташлар очрашуына әзерләнә
Казанда Чирмешән якташлык җәмгыяте чираттагы очрашу уздыру мәшәкатьләрендә. Әлеге чара 28 октябрьгә билгеләнгән. -Тансык бәйрәмебезне Кәрим Тинчурин театрында 17 сәгать 30 минутта башларга килештек, - ди җәмгыять рәисе Рушания Сәүбанова. Безнең сайтта укыгыз: Лашманда борынгы ук очлары табылган http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17356
-
Чирмешәндә ана капиталына сертификатлар тапшырдылар
Район ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда 18 яшь әнигә "Ана капиталына" сертификатлар тапшырдылар. Якташларыбызны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова тәбрикләделәр. Сертификат алучылар арасында Чирмешәндә яшәүче Ләйлә Исмәгыйлова да бар иде. -Безнең икенче улыбыз туды. Зур кызыбызның исеме Раяна, улыбызга Илдан исеме куштык, -...