2 май 2018 яңалыклары
-
Түбән Камадагы якташлар район маркасын төшермиләр
Алар – төрле елларда бу калага килеп урнашкан, шунда төпләнгән, Түбән Каманы төзешкән райондашлар чирмешәнлеләр булуларын горурланып әйтәләр, телне, рухны, динне саклап, үзара аралашып яшиләр. Сүз дә юк, кем әйтмешли, ятсалар, торсалар да күңелләре гел туган якта.
-
Татарстанда юл һәлакәтендә 41 яшьлек мотоцикл йөртүче үлгән
Һәлакәт 1 майда Казан-Шәмәрдан автоюлында булган.
-
Бодай сибеп кенә йомырка көтмәгез. Тавыкны ничек сайларга?
Көннәр бераз җылыта башлау белән, авылларда йомырка тавыклары сата башлыйлар. Элек кенә ул кечкенә чебеш сатып алып үстерү яки тавык астына йомырка салып чыгару бар иде. Хәзер бу гадәтләр онытылып бара. Хәер, аның тавыклары да элеккеге кебек кыртламый инде. Чеби чыгарудан алар да бизеп бара.
-
Чирмешәндә “Туган як җәүһәрләре“ - “Жемчужины родного края“ район смотр-фестиваленың гала-концертында иң актив тамашачыларны да бүләкләделәр
“Бердәмлектә безнең көч!” исеме астында узган “Туган як җәүһәрләре”-“Жемчужины родного края” халык иҗатының район фестивале тәмамланды. Биш айга сузылган әлеге чарада 56 оешмадан (район үзәге оешмалары һәм авыл мәдәният йортлары) 1500дән күбрәк кеше сәхнәгә чыккан, 513 концерт номеры күрсәтелгән, 120се йомгаклау концертына сайлап алынган.