Түбән Камадагы якташлар район маркасын төшермиләр
Алар – төрле елларда бу калага килеп урнашкан, шунда төпләнгән, Түбән Каманы төзешкән райондашлар чирмешәнлеләр булуларын горурланып әйтәләр, телне, рухны, динне саклап, үзара аралашып яшиләр. Сүз дә юк, кем әйтмешли, ятсалар, торсалар да күңелләре гел туган якта.
Чыгышлары Чирмешән районыннан булган, чама белән 3 меңләп түбәнкамалы якташларыбызның һәркайсы турында китап язарлык. “Халык иҗаты йорты“нда дүрт йөз тирәсе кеше катнашкан чираттагы очрашуда бик күпләрне исемнәрен, казанышларын әйтеп зурладылар, мәрхүм-мәрхүмәләр рухын да шатландырдылар. Гомумән, бәйрәм кебек чарага нык, барын да искә алып әзерләнгәннәр. Очрашуларның элеккегеләреннән уздырдылар.
-40 ел Түбән Камада торам, юл идарәсендә машина йөртүче, механик та булдым, - ди Бәркәтәдә туган Әкъдәс Нурхаммәтов. -Мондый бәйрәмгә беренче генә тапкыр килүем. Бик ошады. Авылга, инде якын туганнар калмаса да, ел саен кайтабыз. Сагындыра, билгеле, моны сүз белән генә аңлата да алмыйм.
Рәфыйк Госманов оешуына быел 90 ел тулачак Саклык поселогыннан.
-Беләсезме, туган нигезең булмау, аны югалту - йөрәк ярасы кебек. Миңа 15 яшь чакта гаиләбез белән Әлмәткә чыгып киттек. Ул елларны башта үземне кая куярга белмәдем. Нибары ике генә ел торган яңа йортыбызны саттык. Саклыкның кадерсезгә, кирәксезгә калуы аркасында безнең сыман читкә кузгалучылар күп иде шул, - ди яше инде алтмышка баручы Рәфыйк. -Хәзер поселокта бер йорт та калмады, зиратта гына җыелабыз, нигезләребезгә кайтып елыйбыз. Менә шул изге урынны – зиратның коймаларын яңартасы иде. Быел 12 майда Саклыкта өмә ясарга килештек, якташларымны шул чарага, күрешергә чакырам.
Түбән Кама дигәч, ирексездән, Кызыл Чишмә, аның кешеләре күз алдына килеп баса. Моннан 30-35 еллар чамасы элек бу поселок халкы гаилә-гаилә булып әлеге калага күченә. Бер тирәдән йортлар салалар, төрле җирләрдә эшкә урнашалар. Араларында “урындагылар“ да байтак. Күбесе - якташлар очрашуын оештыруда башлап йөрүчеләр.
Кызыл Чишмәдән Түбән Камага бәхет эзләп килгән, бригадир дәрәҗәсенә күтәрелгән Хаммәтшәриф Низамовны өч орден (!) белән бүләкләгәннәр. Инде мәрхүм бу һәм башка күп кенә якташларыбызны искә алулары - бик мактаулы гамәл.
Кызылчишмәлеләр – бердәм халык. Кайчандыр өметсез санап хәлсезләндерелгән поселокларына эзне суытмыйлар. Берничә ел үз көчләре белән Сабантуйларга кадәр оештырдылар. Инде ел саен, июль аенда, Кызыл Чишмәдә Коръән ашы уздыралар. Анда бит әле олылар гына түгел, бала-чага да катнаша. Әти-әниләренең нигезен белеп, күреп үсәләр дигән сүз. Бу да үзенә күрә тәрбияви эш. Зиратларында чүп тә үстермиләр...
Очрашу дәвам итә. Сәхнәгә Казаннан, Яр Чаллыдан килгән якташлык җәмгыятьләре вәкилләрен чакырдылар.
-Без Казанда да якташлар белән берничә очрашу оештырып, җәмгыятебез эшен нык җанландырдык, - ди башкаладагы чирмешәнлеләр оешмасы җитәкчесе Рушания Сәүбанова. -Бер- беребезне барлыйсы бар әле.
Яр Чаллыда Рафаил Кыямов рәислегендәге җәмгыять тә гел эзләнүдә. Кыска гына арада янә ике очрашу үткәреп, чирмешәнлеләрнең араларын якынайттылар.
-Районыбызның якташлык җәмгыятьләренә бергәләп, киңәшеп эшләү кирәк, без шуңа омтылабыз да, - диде Рафаил. -Бәлки бу эшнең кайбер чыгымнарын дәүләт тә күтәрешер, аның юлларын эзлик.
Очрашу дәвамында Мәхмүт Гатин исемен кат-кат телгә алдылар. Бәркәтәдә туган әлеге якташыбыз да калада абруйлы кеше икән, бүген “Татэлектромонтаж“ның Түбән Кама монтаж идарәсен җитәкли. Бу постта 35 ел ук. Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе, Түбән Каманың мактаулы гражданины. Җае чыккан саен туган авылына булышырга тырыша, бүгенге чараның да төп иганәчәсе икән. Кызганыч, командировкада булуы сәбәпле, ул очрашуга килә алмаган.
"Халык иҗаты йорты"ндагы бәйрәмгә Чирмешәннән дә делегация барды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова Түбән Камадагы чирмешәнлеләрнең якташлык җәмгыяте рәисе Җәмил Шәйхетдиновка, аның урынбасары Фәгыйль Гатиятовка, радиоэкспедицияләр оештырып, районыбыз, авылдашы Советлар Союзы Герое Барый Габдрахманов турында бөтен дөньяга эфир аша мәгълүмат җиткерүче Ильяс Бикбаевка район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды. Аларның болай хөрмәтләнүе – җәмгыять эшчәнлегендә актив катнашулары, район белән элемтәләрне ныгытуга, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертүләре өчен зур бәя.
Түбән Камада республикада гына түгел, илдә билгеле, күренекле, үзенчәлекле шәхес – халык рәссамы, скульптор Әхсән Фәтхетдинов музее эшли. Ул да – Тукай премиясе лауреаты, Түбән Каманың мактаулы гражданины – безнеке, безнең якташ!
Әлеге тансык чарага күренекле якташыбыз, журналист Илдар Кыямов та килгән иде. Аны телевизор экраннарыннан еш күрәбез, беләбез. Илдар, “Кара Чишмә каръясе“ китабын чыгарып, үзен киңкырлы, хәтта мәшһүр тарихчы итеп тә танытты. Туган авылы турында 15 ел буе эзләнгән ул, тарих чоңгылларын кайларда гына актармаган, бик күп мәгълүмат туплаган. Ул эшләгән китап – бәһасез хәзинә. Андый хезмәт аның дәрәҗәсен яңа баскычка күтәрде. “Кара Чишмә каръясе“н очрашу барышында сатып та алырга мөмкин иде. Әле бит авторының автографы белән. Якташыбыз бүгенге чара кунакларын ялкынлы чыгышы – моңлы җырлары белән дә тәэсирләндерде.
...Сәхнәгә Салават чыкты. Юк, Фәтхетдинов түгел, Утыз Имәннеке, Закиров. Район сәхнәләрен кыю буйсындыручы яшь җырчыбыз зур залда да югалып калмады, әллә ничә җыры белән тамашачы алкышларына лаек булды. Аннан соң җырлаган артистлар, көйләр сузган баянчылар, гармунчылар, шигырь сөйләүчеләр дә үзебезнекеләр икән – кайсы – Түбән Кәминкә, Утыз Имән, кайсылары Бәркәтә, Кара Чишмә, Кызыл Чишмә, Кармыш җирендә беренче чирканчык алган, Түбән Камада осталыклары арткан сәхнә осталары. Бәйрәмнең алып баручылары да үзебезнекеләр иде. Һәркайсының исем-фамилиясен аерып язмаганга үпкәләмәсеннәр, алар күбәү бит. Кала артистларының матур – бүләк чыгышларын да ошатып карадык.
Монысы тагын нәрсә инде?! Сәхнәгә метр чамасы биеклектәге, оригиналь итеп бизәлгән чәк-чәк чыгардылар. Пешерүчесе Фәрия Гимаева: 30 ел Түбән Камада яшәгән, ә бүген – Яр Чаллыда. Тумышы белән Кызыл Чишмәдән.
-Бу күчтәнәчем – якташларыма бүләк, - ди аш-су остасы. -Нигъмәтләребезне зур-зур бәйгеләргә дә алып барабыз. Ярый әле килдем очрашуга, туган-тумачаны, якташларымны күрдем. Оештыручыларга бик зур рәхмәт.
Өч сәгать ярымга сузылган очрашу сизелми дә үтеп китте. Чыгышлар вакытында зур видеоролик, фоторәсемнәр күрсәтүләрен дә артык санамыйбыз, алар бизәк кенә өстәде, бу юлы монда килә алмаган дистәләгән якташыбызны искә төшерергә мөмкинлек тудырды, Чирмешәнебезгә кайтарды сыман. Сүз дә юк, тере аралашуга җитми, районыбызның читтә гомер итүче уллары-кызлары үзләре дә туган якка ешрак кайтырлар, нигезләрен ташламаслар. Безне һәм аларны – барыбызны да туган җир берләштерә, якынайта, сагындыра, яшәргә көч бирә. Хәер, моны еш кабатлыйбыз: йөрәктәге, күңелдәге хисләребезне сүзләр белән генә аңлатып булмый.
Автор фотолары
Күбрәк фото: Чирмешәнле якташларның Түбән Камада очрашу (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев