2 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Татарстанда исерек хәлдәге хатын-кыз алты сәгать буе гаражда утырган
Гадәттән тыш хәл ЗЯБ бистәсендәге «Восход» гараж-төзелеш кооперативында булган. Чаллыда 6 нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре алты сәгатькә якын «тоткынлык»та утырган хатын-кызны гараждан чыгарган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Гадәттән тыш хәл ЗЯБ бистәсендәге «Восход» гараж-төзелеш кооперативында булган. Коткаручылар...
-
“Янып үләм бит, коткарыгыз!”
Беркөнне әнкәй белән туган авылыбыз - Кайбыч районындагы Кошманга бәйле кызыклы хатирәләрне яңартып, чәй табыны янында күңелле генә гәпләшеп утырганда, сүз иярә сүз чыгып, кайчандыр төштә күргәннәребезнең өндә чынга ашуына бәйле гыйбрәтле вакыйгаларны искә төшердек. Шөкер, яше 87дә булса да, әнкәйнең хәтере бик яхшы. Кайбер төшләрнең безне кисәтү өчен кереп,...
-
Чирмешәндә төзелүче мәчетнең идәннәре дә җылы
Чирмешәндә, Амур ягында төзелүче мәчеттә төзелеш, залларны бизәкләү эшләре дәвам итә. Биредә җылылык системасы хәрәкәткә җибәрелгән дә, торбалар идәннәр астыннан ук үткәч, аякка да җылы. Мәчет тирәсендә, коелган коймалар бастыру өчен, кирпечтән өеп, 110 терәк багана утыртканнар. Чирмешән районында иң матур, иң затлы булачак әлеге Аллаһ йортын Әмир егетләре -...
-
Пенсияләр 4 гыйнвардан түләнә башлый
Пенсияләрне китерү хезмәте гыйнвар пенсияләрен 4 гыйнвардан башлап, график буенча тапшырачак, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә. РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2018 елның гыйнварында пенсияләр билгеләнгән график буенча, 4 гыйнвардан түләнә башлый. 7 гыйнвар ял көненә туры килү сәбәпле, почта элемтәсе бүлекләре пенсияне графиктан бер...
-
Чирмешәндә 2018нче елда беренче баласы туган гаиләләргә акча түли башлыйлар
2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын тапкан, яки уллыкка алган хатын-кызларга айлык түләү күләме 8490 сум тәшкил итәчәк. Шулай да аны алуның үз шартлары бар. Иң элек ананың да, баланың да Россия Федерациясе гражданлыгы булырга һәм алар Россия Федерациясе территориясендә даими яшәргә тиеш. Җан башына уртача гаилә кереме 13713...
-
Әмир куяны Чирмешәнгә китте
Әмир авылы мәдәният йортында 31 декабрь көнне узган Бал-маскарадтагы төп бүләкләрне - әтәчне шушы авылдан Алмаз Мәслахов, куянны Чирмешәннән Илмир Хатыйпов оттылар. Әлеге зур бүләкләр - Фәрхать һәм Исламия Нуретдиновлар гаиләсеннән лотерея уены күчтәнәчләре. Бал-макскарадта катнашучылар арасында рулоны белән салам, печән, центнерлап бөртек отучылар да булды. Аларын Фәрит Бадаев, Раушан...