2 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
“Безнең Чирмешән“ яңа ел ялларында да эшли
Хөрмәтле сайт укучыларыбыз! "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" район газетасының яңа елда беренче саны 13 январьда гына чыга. 1 январьдан 13енә кадәр котлаулар, белдерүләр, реклама һәм Рәхмәт хатларын сайтта бастырырга мөмкин. Белешмәләр өчен тел. 2-27-75; 2-27-52. Адрес: Чирмешән авылы, Беренче Май урамы, 27. 1-9 январь көннәрендә дә эшлибез.
-
Чирмешән өлкәннәрен хөкүмәт кайгырта
Бүген районда 5994 пенсионер яши. Бөек Ватан сугышы ветераннары - 24 кеше. Сугышта һәлак булган ветераннарның тол калган хатыннары - 50, ә яу кырыннан кайтып тыныч тормышта үлгән сугыш ветераннарының тол хатыннары - 128. Районда 467 тыл хезмәтчәне бар. Пенсионерларның 2705се "Сугыш чоры балалары" категориясенә керә. "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең...
-
Түбән Кәминкә егетенең җырлар җыентыгы дөнья күрде
Табигатьтән бирелгән талантны яшереп саклап булмый ул. Түбән Кәминкә авылында туып-үскән, Түбән Камада яшәп, эретеп ябыштыручы булып эшләгән Ринат Гайнуллин матур-матур көйләр иҗат итә. Ул 20дән артык җыр авторы. Авылдашым 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көннәрдә Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында "Җаннан чыккан моңнар" исемле җырлар җыентыгын тәкъдим итү...