1 май 2018 яңалыклары
-
Бүгеннән хезмәткә түләү арта
1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сум тәшкил итәчәк.
-
Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин ветеран укытучы Лидия Мельникованы район газетасына яздырды
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин “Татмедиа” җәмгыяте игълан иткән “Подиска бүләк ит!” акциясендә катнашып, Чирмешәндә яшәүче ветеран укытучы Лидия Мельниковага “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасына ярты еллык подписка бүләк итте.
-
КУХНЯНЫ ТИЗ ГЕНӘ ҖЫЕШТЫРЫП АЛУ ӨЧЕН 6 ЛАЙФХАК
Хатын-кызларның мәңгелек 3 соравы бар: йорт-җирне ничек тиз җыештырырга, ничек һәрвакыт матур булырга һәм ашарга ни пешерергә? Менә шул сорауларның берсенә җавапны әлеге лайфхаклардан табарсыз дип уйлыйбыз.
-
Казанда, бер көн эчендә, сәүдә үзәгендәге янгын турында ике хәбәр
Казанда ике сәүдә үзәге эшен янгын чыгуы турында ялган хәбәрләр аркасында туктатып торган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Тямаевлар гаиләсе ишәйде
Фирдүс белән Резеда икенче тапкыр әти-әни булды.
-
“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе яңа бәйге игълан итә
Әниләр, әтиләр, киленнәр, кода-кодагыйлар турында әледән-әле язып торабыз, тик кияүләргә багышлап язылган материаллар сирәк.