1 апрель 2025 яңалыклары
-
Эремчекле һәм алмалы йомшак вафли рецепты
Тамада Чулпан Гарипова социаль челтәрдәге сәхифәсендә йомшак вафли рецепты тәкъдим итә. Вафлины кызы пешергән, фотодан да бик тәмле күренә.
-
Атна ахырына Татарстанда суыта
1 апрельдә көнбатыш районнарда көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Һава температурасы төнлә +2 дән -3 градуска кадәр, көнчыгышта урыны белән -6 градуска кадәр салкын булыр, дип фаразлана. Көндез 12-17 градус җылы булачак.
-
Белгеч Татарстанда быел җәйнең ничек булачагы турында сөйләде
Татарстанда җәен эссе булачак. Җәйге һәр айда һава температурасының нормадан югары булуы көтелә. Бу хакта бүген Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь сөйләп үткән.
-
Түбән Кармалка хат ташучысы көтелгән кунак кебек
Хәзерге цифрлы технологияләр чорында хат ташучы һөнәре акрынлап үткәнгә китә сыман. Ләкин Түбән Кармалкада түгел! Биредә инде 36 ел хат, пенсия һәм халыкка хәбәрләрне Любовь Курмыгина китерә - аның өчен почтальон эше һөнәр генә түгел, ә чын мәгънәсендә язмышына әверелгән.
-
Чирмешән укучыларына кабат юллардагы куркынычсызлык хакында сөйләделәр
17 марттан 30 мартка кадәр районда балалар арасында юл-транспорт бәла-казаларын булдырмауга кагылышлы “Язгы каникул” чарасы узды.
-
Инвалид һәм өлкән яшьтәге гражданнарны карау: 2025 елда нинди үзгәрешләр кертелде
Быелдан башлап I төркем инвалидларны (балачактан I төркем инвалидлардан тыш) яки 80 яшьтән өлкәнрәкләрне караган хезмәткә яраклы гражданнарга ай саен түләнә торган түләүләр бирелмәячәк. Әлеге төр түләү автомат рәвештә I төркем инвалидлар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең пенсияләренә өстәмә рәвешендә билгеләнгән.
-
Түбән Кәминкә авылы мәчетендә һәр көнне диярлек ифтарлар узды
Соңгы елларда ифтар мәҗлесләрен мәчетләрдә уздыру матур гадәткә әйләнде. Бер гаилә балалары җыелышып, дин йортыбызның махсус залында якыннарын җыеп авыз ачтыра.
-
1 апрельгә һава торышы
Татарстанның көнбатыш районнарында 1 апрельдә көндез урыны белән бераз яңгыр явачак.