1 март 2017 яңалыклары
-
Чирмешән районы яңалыклары
Чирмешәндә җәядән атып ярыштылар "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спорт залында җәядән ату буенча район беренчелеге үтте. Анда иң күп очконы спорт мастерлыгына кандидат Рәсим Вафин җыйган. Фәйрүзә Гатина - икенче, Ләйсән Миһманова өченче урында. Алар барысы да Лашман мәктәбе укучылары. Теләүче тамашачылар да бәйге ахырында җәядән атып үз көчләрен сыный алды....
-
"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе чираттагы шахмат турниры үткәрә
"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе быел да шахмат турниры үткәрәчәк. Ул газета чыга башлауга 85 ел тулуга багышлана. Бәйгене 4нче мартка билгеләдек. Җиңүчеләр 6 төркемдә: ир-атлар һәм хатын-кызлар, егетләр һәм яшүсмер кызлар, малайлар һәм кызлар арасында ачыкланачак. Призлы урын яулаучыларны бүләкләр көтә. Аларны алуда күптәнге дустыбыз, якташыбыз - Кармышта туган, Түбән...
-
Бассейнда су да, һава да чиста булсын
Район прокуратурасы "Чирмешән" физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм Лашман урта мәктәбе басейннарында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә закон бозуларны ачыклады. -Әлеге бассейннарда суның сыйфаты, йөзүчеләрнең сулау зонасында һаваның торышы контрольдә тотылмый, аяк ванналарына агым су бирелми, бассейннардагы суның тоныклыгы, төсен, исен лаборатория даими тикшерми, - ди район прокуроры ярдәмчесе Айназ Газизов. - Прокуратура...
-
Чирмешән районы җитәкчесе орден белән бүләкләнде
Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше, патриотик һәм гражданлык позициясендәге активлыгы өчен район башлыгы Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин "Иҗтимагый танылу" ("Общественное признание") почетлы көмеш орден белән бүләкләнде.
-
Чирмешәннең яшь пианистларын Черногориягә конкурска дәшкәннәр
Балалар сәнгать мәктәбе пианистлары "Светозарная Казань" беренче Халыкара пианистлар конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар. Диләрә Шәйдуллина һәм Таңсылу Галәүтдинова (укытучылары Екатерина Юрина) өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булып, сертификат алдылар, аларны Черногориягә "Вива мьюзик" Халыкара конкурста катнашырга чакырдылар. Ольга Пешкова һәм Алинә Шәмгунова (укытучылары Наталья Иляева) конкурсның дипломантлары булдылар. Шуны әйтергә...
-
Рөстәм Миңнеханов котлаулар өчен Татарстан халкына рәхмәт белдерде
(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram челтәрендә юбилей белән котлап ясалган ролик урнаштырды. Видеокотлауда Татарстан халкы республика лидерын туган көне белән тәбрик итә һәм аның иң яхшы сыйфатларын санап чыга. Котлауларыгыз өчен рәхмәт, дип язган Президент. Мәгълүмат: http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/01/135937/
-
Газетага – элеккеге бәядән
Агымдагы елның икенче яртысына матбугат басмаларына язылу бәясе күтәрелергә мөмкин. Шуңа күрә, хөрмәтле райондашлар, "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" газеталарына март аенда ук, элеккеге бәядән, заказ биреп куйыйк.
-
Чирмешәндә ул шундый бердәнбер укытучы
Заманында районның тугыз мәктәбендә мөгаллимлек иткән Оркыя Галиевага 90 яшь тулды. Зиһенле ветеран укытучы котларга килүчеләргә чәй табыны көйләп, кунакларны үзе язган шигырьләре белән дә "сыйлады". Оркыя Кыям кызы районда яшәүчеләрдән "РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы" дигән дәрәҗәле исем алган бердәнбер зат. Бу исем якташыбызга 1974 елда бирелә. Түбән Чегодай авылында...