1 март 2016 яңалыклары
-
Татарстанда өч яшьлек бала шакшы су чокырына төшеп үлгән
25 февральдә Азнакай районы Урсай авылында килеп чыккан хәл башкалар өчен гыйбрәт булсын иде. Якыннарына сабырлык кына телибез. Хокук саклау органнарыннан KazanFirst хәбәрчесенә җиткерүләренчә, бала ишегалдында 20 яшьлек абыйсы белән уйнап йөргән. Телефонының батареясы "утыргач" абый кеше телефонны зарядкага куярга теләп, өенә кереп киткән. Ә ул арада уйнап йөргән бала...
-
Түбән Кәминкә тимурчылары ветераннарга булыша
Быел январь аенда кар-бураннар күп булды, ишегалдын кар күмеп китте. Мондый вакытларда Түбән Кәминкә мәктәбе коллективы мине һәм авылның башка ялгыз кешеләрен уңайсыз хәлдә калдырмый. Тиз арада ишегалдын, капка төпләрен кардан чистартып китәләр. Мәктәп коллективына, 6 класс укучыларына, класс җитәкчеләре Чәчкә Сәлмановага, укыту эшләре мөдире Рәсимә Идрисовага, безне онытмаулары, гел...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы редакторын туган көне белән тәбриклибез
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте филиалы директоры - "Безнең Чирмешән" район газетасы баш редакторы Кадыйр Шакир улы Гомәровка 1 мартта 56 яшь тула. 39 ел гомерен журналистикага, район газетасына багышлаган Кадыйр Шакир улын туган көне белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Соңгы елларда район газетасы, аның хезмәткәрләре республикада үткәрелүче иҗат бәйгеләрендә күп тапкыр җиңүчеләр...
-
Чирмешәнлеләрне бүләкләделәр
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Лашман урта гомумбелем мәктәбе» МББУ физик-культура укытучысы Билалов Фаиз Тәүфыйк улына "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде. Авыл хуҗалыгында күпьеллык намуслы хезмәте өчен, "Сөлчә" җәмгыяте механизаторы Уламасов Алексей Михайловичка "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм...
-
Чирмешән районында транспорт саны арта
2015 елда районда 845 транспорт чарасы исәпкә куелган һәм 186 техника исәптән төшерелгән. 2014 ел белән чагыштырганда, транспорт чаралары 659га арткан. Бүген районда 7701 транспорт чарасы бар, 2014 елда 7042 булган. 2015 елның 1 январена алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, физик затларда 6649 транспорт чарасы теркәлгән. Шуларның 5580се - җиңел автомобиль, 779сы...
-
Чирмешәндә йөзделәр: җиде медаль - безнеке
"Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексының йөзү бассейнында 200дән артык яшь йөзүче көч сынашты. Ярышка тирә-күрше районнардан - Яңа Чишмәдән, Мөслимнән, Нурлаттан, Аксубайдан да укучылар килгән. Көчлеләр арасында безнең якташлар да бар. 3-4 мартта Азнакай шәһәрендә Россия мәктәп укучылары спартакиадасының төбәк этабы узарга тиеш. Йөзүчеләр шуңа әзерлек йөзеннән, үзләрен Чирмешән суында сынап карарга...