Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Юстиция министрлыгы бәйгегә йомгак ясады

Тимур Селиванов рәсемнәр конкурсында үз яшь категориясендә өченче урын алды. Оста рәсем ясаучы яшүсмер Диплом һәм истәлек бүләгенә ия булды.

Әлеге бәйгене Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышлап "Алар Ватан өчен көрәштеләр" темасына оештырды.

Районның җәмәгать суды хезмәткәрләре балалары  бу бәйгедә, гомумән, актив катнашалар. Алар бәйгегә алты эш җибәргәннәр. Шуларның берсе призлы урын ала.

Тимурның игезәк сыңары Артур да бәйгедә катнаша. Бертуган Кәрим һәм Рөстәм Минаповлар, Рамазан Талипов һәм Ранель Әхтәмов та Бөек Ватан сугышы темасын рәсемгә төшерәләр. Әлеге булачак Ватан сакчылары бәйгедә актив катнашканнары өчен Диплом белән бүләкләнгән.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев