Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән әниләренең музыкаль белемнәрен тикшерделәр

Әниләр көне алдыннан район мәдәният йортында оештырылган “Көйне таны!” (“Угадай мелодию!”) исемле чарада “Ландыш” балалар бакчасы хезмәткәрләренең “Елмай” командасына тиңнәр булмады.

Әлеге чарада район оешмаларында эшләүче әниләрнең музыкаль белемнәрен тикшерделәр. Ярышта алты команда катнашты.

Конкурсантлар бәйгегә алдан махсус әзерләнмәгәннәр дисәң дә була, бары команданың исеме һәм дивизы хакында гына килешкәннәр. Бәйге биш турда узды. Һәр турда унар музыкаль көй танырга кирәк иде. Көйнең 30 секундын тыңлап, исемен һәм авторын яздылар. Кинофильмнардан, мультфильмнардан җырларны тыңлап аларның исемнәрен ачыкладылар.

Район өлкәннәр һәм инвалидлар йорты-интернаты командасы, ландышлылырдан беразга гына калышып, икенче булдылар. “Каенкай” һәм “Әкият” балалар бакчаларының җыелма командасы – өченче.

“Чишмәкәй” балалар бакчасы, район инвалидлар оешмасы хезмәткәрләре, район мәдәният йортында төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балаларның әниләреннән җыелган командалар да музыкага сәләтләрен күрсәттеләр.

фото: архив

Чирмешән әниләренә үзенчәлекле бәйрәм оештырдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев