Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Яшәүче шәфкать туташы Вера Николаевна татарчага тиз өйрәнгән

Яшәүче авылының фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче Вера Долгованы андагы халык мактап туя алмый: "Безнең Вера", дип кенә торалар. - Маладис ул - һәрвакыт ачык йөзле, елмаеп кына тора. Эшен дә бик яхшы белә. Халык чакыртса, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килеп җитә - йөзен дә чытмас,- ди ФАПка укол кадатырга килгән Солтан...

Яшәүче авылының фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче Вера Долгованы андагы халык мактап туя алмый: "Безнең Вера", дип кенә торалар.


- Маладис ул - һәрвакыт ачык йөзле, елмаеп кына тора. Эшен дә бик яхшы белә. Халык чакыртса, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килеп җитә - йөзен дә чытмас,- ди ФАПка укол кадатырга килгән Солтан Миннегулов.

39 йортлы, 92 кеше гомер итүче Яшәүчегә Вера Николаевна 12 километр ераклык­тагы Ивашкинодан йөреп эшли. Үз машинасы белән. Яхшы техника өчен зур ара түгел, тик андагы юлларның тузганын күрсәң... "Авылдашлары" белән фельдшер, чувашларга хас акцент белән, матур итеп татарча сөйләшә.

- Татар телен әби-бабайлар бик тиз өйрәтте,- ди "авыл докторы", елмаеп. -Ха­лык яхшы монда. Кызганыч, соңгы арада авылда йөрәк, кан басымы авырулары яшәрә төште.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Яшәүче

2
X