Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ветераннарны Казанда хөрмәтләделәр

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чарасында безнең район делегациясе дә катнашты. Югары Чегодайдан Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Җиһаншин, Ишлинкадан тыл хезмәтчәне Григорий Сырукин, Чирмешәннән хәрби бәрелешләр ветераны...

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чарасында безнең район делегациясе дә катнашты.


Югары Чегодайдан Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Җиһаншин, Ишлинкадан тыл хезмәтчәне Григорий Сырукин, Чирмешәннән хәрби бәрелешләр ветераны Наил Котбиев, районның хәрби комиссары Дмитрий Палаткин һәм район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллиналардан торган делегацияне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкләде.

Фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен котларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэриясе җитәкчелеге, җәмәгать оешмалары лидерлары, төбәкнең дини җәмгыять вәкилләре килгән иде.

-Безне бик җылы кабул иттеләр, күңелләр нечкәрде, ветераннарыбыз да мондый игътибардан бик канәгать калдылар, - ди район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина. - Тантаналы чарадан соң чәй табыны артында сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined