Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имәннән 81 яшьлек бабай "матайда" җилдерә

Утыз Имән авылыннан 81 яшьлек Хәйдәр бабай Гатауллин мотоциклда җилдертергә ярата. Әллә ничә кат, сат инде, дип килсәләр дә, "Урал"ыннан бер дә аерыласы килмәгән аның. 40 еллап тракторда эшләве үзенекен итәдер, күрәмсең: йортыңда техника басып тормаса, ничек була инде ул?! Берничә ел элек ул мотоциклына "иптәшкә" мотоблок та алып җибәргән....

Утыз Имән авылыннан 81 яшьлек Хәйдәр бабай Гатауллин мотоциклда җилдертергә ярата. Әллә ничә кат, сат инде, дип килсәләр дә, "Урал"ыннан бер дә аерыласы килмәгән аның.

40 еллап тракторда эшләве үзенекен итәдер, күрәмсең: йортыңда техника басып тормаса, ничек була инде ул?! Берничә ел элек ул мотоциклына "иптәшкә" мотоблок та алып җибәргән.
-Шуның кадәр тиз кабына, бер генә тартасың - анысы шул ягы белән ошый. Быел арба тагып себеркегә барып кайттым. "Урал"ны да тик тотмыйм. Карчык белән җиләккә йөрдек. Мотоциклыңны сат диләр дә, юк, мин әйтәм, сатмыйм. Яхшы тарта бит ул, айгыр кебек. Кызу йөри, күңелдә малайлык бар әле, шуның белән бер әйләнеп кайтсам, рәхәт булып китә, - ди Хәйдәр бабай.
Ветеран үз хуҗалыгында "Таганрожец" дип аталган, үзе трактор, үзе комбайн - универсаль, раритет, бик сирәк, музей экспонаты булырдай техниканы озак еллар саклап йөртеп торды. Аны, кызганыч, узган елда тимер-томырга алып киткәннәр.
-Мин техникада яратып эшләдем. КДП тракторы белән чөгендер, кукуруз басуларын эшкәрттем. Элек бит уңыш та дәрья кебек, кукуруз мотовиладан да югары була иде. Арыш ура идек, лафетка сыймый иде. Хәзер кая китте ул арышлар?! - ди үткәннәрне, яшьлеген сагынып сөйли бабай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Утыз Имән авылы матай Гатауллин