Утыз Имәннән 81 яшьлек бабай "матайда" җилдерә
Утыз Имән авылыннан 81 яшьлек Хәйдәр бабай Гатауллин мотоциклда җилдертергә ярата. Әллә ничә кат, сат инде, дип килсәләр дә, "Урал"ыннан бер дә аерыласы килмәгән аның.
40 еллап тракторда эшләве үзенекен итәдер, күрәмсең: йортыңда техника басып тормаса, ничек була инде ул?! Берничә ел элек ул мотоциклына "иптәшкә" мотоблок та алып җибәргән....