Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имән авылында гомер итүче Рәйсә Кыямова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне Рәйсә әбигә котлау җиткерүчеләр дә, бүләкләр дә күп булды. Район башлыгы урынбасары Миләүшә батыршина Рәйсә Кыям кызына Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның да котлауларын һәм бүләкләрен ирештерде. Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминовның да юбилярга бүләкләре бар иде. Рәйсә Кыям кызы бүген...

Бу көнне Рәйсә әбигә котлау җиткерүчеләр дә, бүләкләр дә күп булды. Район башлыгы урынбасары Миләүшә батыршина Рәйсә Кыям кызына Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның да котлауларын һәм бүләкләрен ирештерде. Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминовның да юбилярга бүләкләре бар иде.


Рәйсә Кыям кызы бүген бәхетле картлык кичерә, сеңелесенең кызы Гөлйөзем белән кияве Мингаяз Хәйруллиннар тәрбиясендә яшии.

-Апаны үзебезгә алып кайтканга 7 ел, ике еллап әни белән икесен карадык. Инде әни үлгәнгә 5 ел, - ди Гөлйөзем апа. -Әни гел, картайгач, апагызны кем карар инде, дип кайгыра иде, шуңа үзебезгә алдык. Яшьвакытында үзе дә безгә гел булышты.

Рәйсә әби өч яшеннән әтисез кала, әнисе аны, иренең абыйсы гаиләсендә калдырып, тормышка чыга:

-Абый белән җиңги үзләренең 6 балалары янына мине дә сыйдырдылар, - ди Рәйсә Кыям кызы. -7 класска кадәр бик яхшы укыдым, тик укуны тагын дәвам итәргә мөмкинлек булмады.

Бөек Ватан сугышы башланганда Рәйсәгә 14 яшь була. Үги әтисен сугышка алалар. Яшүсмер кыз әнисе белән йорт алып бара, колхоз эшеннән дә калмый, кечкенә арба тартып Нурлатка орлыкка йөриләр. Ул чактагы юл газапларын күз яшьләреннән башка искә дә төшерә алмый.

-Сыерны бетермәдек, шул "сөтлебикә" безне ачлыктан алып калды да инде. Алабута, кычытканны да күп ашадык. Малкаебызны җигәргә дә өйрәттем, колхозда атлар җитми иде. Сыер белән фермага салам ташыдым, хәтта күрше авылга да салам-печән илткән вакытлар булды, - ди Рәйсә әби. -Ир дә, бара да булмагач, кая кирәк, шунда җибәрделәр, урманын да кистек.

Рәйсә әби озак еллар фермада эшли, таналар да, бозаулар да, сарыклар да карый. Фермада эшли дип тормыйлар, чөгендер алыны да бүлеп бирәләр, бакча тутырып суганын да үстерә якташыбыз.

Бер авылдашы белән колхозның ташландык яшелчә бакчасын да эшләтеп җибәрәләр.

Алны-ялны белмәгән Рәйсә әби әле дә җитез хәрәкәтле, зиһене дә бик яхшы, үткән тормышын яхшы хәтерли, шаяртып та ала. Әби әле дә күзлексез укый, элегрәк Коръән ашларында да укып йөргән. Мәктәптә өйрәнгән рус, латин, немец алфавитын да онытмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined