Тәтәйнең бер зары да юк
Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Зәбирә әби Сөнгатуллина тормышта күп авырлыклар күп күрсә дә, бүген үзен бик бәхетле кеше дип саный. Һәм моңа нигез дә бар. Түбән Кәминкәдә яшәүче Зәбирә әбинең туган көненә байтак кунак җыелды. Беренче мәлне монда кемнең кем икәнен аңлап та бетермәслек иде. Юбилярга барысы да "тәтәй",...
Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Зәбирә әби Сөнгатуллина тормышта күп авырлыклар күп күрсә дә, бүген үзен бик бәхетле кеше дип саный. Һәм моңа нигез дә бар.
Түбән Кәминкәдә яшәүче Зәбирә әбинең туган көненә байтак кунак җыелды. Беренче мәлне монда кемнең кем икәнен аңлап та бетермәслек иде.
Юбилярга барысы да "тәтәй", дип эндәшәләр, аңа олы хөрмәт күрсәтәләр, матур-матур теләкләр телиләр. Мондагылар һәм кунаклар Зәбирә әбинең сеңелесе Нәкыйбәнең уллары, киленнәре, оныклары һәм оныкчыклары булып чыкты. Нәкыйбә һәм Самат Вәлиуллиннар (бүген алар мәрхүм инде) алты бала: биш ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр.
Гомере буе колхозда хезмәт куйган Зәбирә әбигә гаилә корып, үз балаларын үстерергә насыйп булмый. Туганының балалары аны үз әниләре урынына күрәләр. 20 ел элек Нәкыйбә апа вафат булгач, Зәбирә әби Вәлиуллиннарның төпчек уллары Тәлгать гаиләсендә яши башлый. Вәлиуллиннарның тумыштан авыру апалары Зәйнәп тә монда гомер кичерә.
- Мин Тәлгать белән Фәридәгә, аларның балаларына барыбыз исеменнән дә зур рәхмәтемне белдерәм,- ди Кукмарадан кайткан олы абыйлары Булатның хатыны Нәкыя апа. - Алар тәтәйне дә, Зәйнәпне дә үзләренең гаиләләренә сыендырып, тәрбияләп яшиләр. Безне дә һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар. Бу йортта беркайчан да тавыш чыкмады, туганнар бер-берсенә ярдәмләшеп, терәк булып яшиләр.
Зәбирә әби һәм Зәйнәп апа Тәлгатьнең абыйлары Булат, Әхтәм, Әкъдәс, Фуат гаиләләрендә дә көтеп алынган кунаклар.
Бу йорттагы җылы мөгамәлә, туганлык хисе чит кешегә дә сизелеп тора. Кечеләрнең өлкәннәргә булган ихтирамы тиз күзгә ташлана.
- 13 яшемдә колхозда эшли башладым. Зур гәүдәле булгач, мине гел авыр эшкә куштылар,- дип искә алды үткәннәрне Зәбирә әби. - Колхоз ашханәсендә аш та пешердем. Әле бит, кызым, төрмәдә дә утырырга туры килде. 1942нче елны Казанга ФЗОга укырга җибәрделәр. Шуннан соң нишләптер эшкә урнаштырмадылар. Ашарга юк. Без, биш кыз, качып, авылга кайтып киттек. Бөтенебезне җыештырып алып киттеләр. Алты елга утыртканнар иде, ике елдан котылдым. Ике ел урман кистем. Безнең гомер эшләп узды инде. Хәзер эш юк дип зарланган булалар. Ә мин беркайчан да зарланмадым.
Әби әле бүген дә биш вакыт намазын калдырмый, әлегә кадәр уразаны да гел тоткан.
Зәбирә әбине олы юбилее белән котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина да килде. Алар якташыбызга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм бүләкләр тапшырдылар.
- Аллага шөкер, хөрмәттә яшим. Балаларга, туганнарга зур рәхмәт. Тормыш бик матур, яшисе килеп тора,- диде Зәбирә әби, котлау ирештерүчеләргә, бүләкләр алып килүчеләргә рәхмәтләрен җиткереп.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев