Әти турында
Еш кына кеше гомерләрен аккан суларга, атылган йолдызларга тиңлиләр. Ә менә аның җәмгыятьтә, гаиләдә тоткан урынын, башкарган эшләрен үлчи торган бизмән дә булса!.. Юк шул, андый бизмән әле уйлап табылмаган. Әтиемнең эшләрен дә бизмәнгә генә салып, үлчәп кенә бетереп булмас иде. Бу язмам гомеренең 43 елын "Алга" колхозында тырыш һәм...
Еш кына кеше гомерләрен аккан суларга, атылган йолдызларга тиңлиләр. Ә менә аның җәмгыятьтә, гаиләдә тоткан урынын, башкарган эшләрен үлчи торган бизмән дә булса!.. Юк шул, андый бизмән әле уйлап табылмаган. Әтиемнең эшләрен дә бизмәнгә генә салып, үлчәп кенә бетереп булмас иде.
Бу язмам гомеренең 43 елын "Алга" колхозында тырыш һәм мәртәбәле хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан әтием Шәфигулла Шәрифуллаулы Шарапов турында.
Әти Яшәүче авылында Шәрифулла бабай белән Рәхилә әби гаиләсендә дөньяга килә. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң 14 яшеннән олылар белән беррәттән колхозда эшли башлый. Аннан Совет армиясе сафларына алына. Үзенең хезмәт биографиясен туган авылында башлап җибәрә. Башта ферма мөдире, гараж мөдире була, аннан аны Әшәлче авылына бригадир итеп куялар.
Читтән торып Минзәлә совхоз техникумда укый һәм агроном белгечлеге ала. 1979 елда "Алга" колхозының партоешма секретаре булып сайлана. Хуҗалыкның нинди тармагында эшләмәсен, һәркайда үз эшен җиренә җиткереп, гадел һәм намус белән башкара ул. Юмарт күңелле, авылдашларына яхшылык эшләргә җан атып йөргән Шәфигулла Шарапов Кармыш белән Яшәүчене алга җибәрүдә күп көч һәм хезмәт куйган кешеләрнең берсе. Кешеләрне, бигрәк тә, яшьләрне эш белән тәэмин итүдә, йортлар салуда үзеннән зур өлеш кертте. Аның сәләтен икәнен тиз күреп алалар,закламый аны бик тә җаваплы яңа эшкә билгелиләр - "Алга" колхозына рәис итеп куялар, авыл Советы депутаты итеп тә сайлыйлар.
Ул җитәкчелек иткән вакытта колхоз сизелерлек уңышларга ирешә. Хуҗалыкта эшнең шулай үз көенә баруы җитәкченең оештыру сәләтенә дә бәйле, әлбәттә. Шәфигулла Шәрифулла улының андый сыйфатлары эшләгән саен ныграк ачыла бара. Әтием колхоз рәисе булып эшли башлаганда "Алга" колхозында башланган грандиоз терлекчелек комплексы әле төзелеп бетмәгән була. Шушы 2000 мең баш мөгезле эре терлек симертүгә исәпләнгән комплексны сафка бастыруда иң зур көч һәм тырышлык куйганнар кешеләрнең берсе ул. Әтием эшләгән чорда Кармыш авылы тау башында зур ашлык склады, гараж, Кармыш һәм Яшәүче поселокларында кирпечтән кибетләр салына.
Хезмәтенә күрә - хөрмәте, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Моны аның күп төрле грамоталары, бүләкләре, медальләре дәлилли.
1980-1982 еллардагы хөкүмәт карары буенча перспективасыз авылларны бетерү дигән мәсьәлә килеп баса. Яшәүченең дә гомере кыл өстендә "эленеп" кала. Монда фермаларны бетерәләр, халыкка эш калмый, авылның байтак кешесе төрле шәһәрләргә күченеп китә. Шөкер, Яшәүче әле дә яши, аны саклап кала алдылар.
...Әтием үзенең гомерлек ярын - Кармыш авылының үтә дә сабыр, тыйнак, акыллы кызы - Сәгыйдә белән никахлашып, тормыш коралар. Әнием яшьли, 17 яшендә кияүгә чыгып, каенана һәм каената белән яшәп, аларны хөрмәт итеп, җиде ел урын өстендә яткан каенатасы Шәрифулланы карап, тәрбияләп соңгы юлга озата. Шундый изге күңелле, мөлаем әниемне авылдыбызда хөрмәт итәләр, үрнәк итеп куялар. Әтием белән әни күпләргә үрнәк гаилә, тәртипле, эш сөючән кешеләр, 4 бала үстерделәр, аларны югары белемле, һөнәрле иттеләр. Олы уллары Яхъя - полиция майоры, кызлары Зөләйха - журналист, Фәрит - инженер-механик, кечкенә уллары Хәлил - полиция подполковнигы. Аллаһыга мең шөкер, әти-әниебез исән-сау, тигез картлыкта яшәп, 2015 елда үзләренең гаилә корып яши башлауларына 60 еллыгын - бриллиант туйларын үткәрделәр.
Озын тормыш юлын узган әтиебез - 85 яшьлек Шәфигулла Шарапов авыл тарихын да бик яхшы белә. Тирән мәгълүматлы, яхшы хәтерле сугыш чоры баласы, ветераннар советы рәисе дә ул. Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга Кармыш авылы мәдәният йорты каршында һәйкәл кую мәшәкатьләре белән районыбыз җитәкчеләре ишекләрен шакучыларның да берсе булды. Һәм ул бу эшләрне башкарып чыгуда үзеннән зур өлеш кертте. Бүгенгесе көндә Кармыш авылы мәдәният каршында өр-яңа һәйкәл басып тора.
Әти һәм авылдашыбыз Фаил Мортазин, Яшәүче поселогыннан сугышка китеп, кире әйләнеп кайта алмаган 34 авылдашларының якты исемнәрен барлап, аларны мәңгеләштерүдә зур эш башкардылар. Район җитәкчелеге мөхтәрәм ветеранга теләктәшлек күрсәтеп, шушы эшләрне башкарып чыгуда зур ярдәм күрсәтте.
Туган авылының һәр карыш җире, болыны, елгасы-күле, кырлары күңеленә якын булган әтием Яшәүчедә яңа клуб кирәклеге турында уйлана башлый. Туган авылын ихластан яратучы Фаил абый Мортазин белән бу хакта район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга мөрәҗәгать итәләр. Районыбыз җитәкчесе аларның гозерләрен тыңлап, нәрсәдер хәл кылырга сүз бирә. Озак та үтми, кыш аенда Яшәүчегә, буласы клуб урынына фундамент салып, кирпечләрен кайтарып та куялар. Быелның җәй аенда бу объект файдалануга тапшырылды.
Юмарт күңелле, халыкка яхшылык эшләргә җан атып йөргән хезмәт ветераны Шәфигулла Шарапов урам һәм бакча күрке булып үсүче алмагачлары, чияләре, карлыганнары, җиләк-җимешләре, тәмле баллары белән, килгән бар кешене кунак итеп, сөендереп, әнием белән шатлык-куанычта, картлыгында сәвап эшләүдән һәм тормыштан ямь табып гомер итә.
Зөләйха Шарапова-Ханова.
Казан-Кармыш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев