Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Бөтендөнья татар конгрессы съездына Чирмешәннән дә делегат барачак

    Озакламый Казанга дөньяның төрле почмакларыннан татарлар җыелачак. Башкалабызда 2-6 августта Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Бу чара алдыннан, съездга делегат булып барачак якташыбыз, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Шәүкәт Гатин белән әңгәмә кордык. -Шәүкәт Фатыйхович, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү юнәлешендә районда нәрсәләр эшләнә? -Ана телен саклап калу,...

    Озакламый Казанга дөньяның төрле почмакларыннан татарлар җыелачак. Башкалабызда 2-6 августта Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Бу чара алдыннан, съездга делегат булып барачак якташыбыз, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Шәүкәт Гатин белән әңгәмә кордык.


    -Шәүкәт Фатыйхович, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү юнәлешендә районда нәрсәләр эшләнә?

    -Ана телен саклап калу, яшь буынга аның кирәклеген аңлату халыкның үзеннән дә тора. Аны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр бар. Телләр турындагы законның үтәлешен тәэмин итү барлык системаларның да бурычы. Без җирле оешма вәкилләре - "Ак калфак" оешмасы членнары, шулай ук мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре төрле чаралар оештырып, телебезне үстерергә тырышабыз. "Ак калфак" оешмасының бүлекчәләре һәр татар авылында диярлек бар, алар гореф-гадәтләребезне саклауда, аны яшь буынга җиткерүгә зур өлеш кертәләр. Татар телен өйрәтүдә мәктәпнең дә роле зур. Инде дистә еллар районда "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесе уздырыла, ул башка милләт балаларына да татар телен өйрәтергә ярдәм итә. Дөрес, татар балалары арасында да ана телен белмәүчеләр, яки начар белүчеләр бар. Балаларыбыз рус телен белмәс дип куркырга кирәкми, алар аны өйрәнә. Бердәм дәүләт имтиханнарында рус теленнән зур баллар җыйган татар балалары моңа дәлил.

    -Тарихын белмәгән милләтнең киләчәге юк, диләр. Сез бу фикер белән килешәсезме?

    -Әйе, бу дөрестән дә шулай. Теркәп бармасаң, тарихыбыз онытыла. Соңгы вакытта, шуны аңлап, күпчелек авыллар тарихы турында китаплар бастырыла башлады, бу киләчәк буын өчен зур хәзинә. Әле күптән түгел генә Кара Чишмә турында китап дөнья күрде, Илдар Кыямов авылдашларына шундый зур бүләк ясады. Керкәле, Туймәт, Югары Кәминкә, Яшәүче авыллары халкы да үзләренең нәсел-ырулары хакында китаптан укый ала. Мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре арасында авылларының тарихы белән кызыксынучылар бар, аларны туплау турында киңәшмәләр үткәрәбез. Татарстаныбыз тарихын да белергә кирәк. Автобус яллап, кызыксынучыларны Болгар җыенына алып бардык. Андагы матурлыкны үз күзләрең белән барып күрүгә ни җитә.

    -Телләр турындагы законда элмә такталарның ике телдә дә, хатасыз язылуына да игътибар бирелә, хәтта аның өчен штраф та каралган...

    -Элмә такталарның матур һәм дөрес язылуы да мәдәниятны үстерү чарасы. Мин үзем моңа гел игътибар бирәм, җаваплы кешеләргә кисәтү дә ясыйм. Район оешмаларының күпчелегендә мондый проблема юк, ә менә авылларда урам исемнәренә игътибарны арттырасы бар, кайбер татар авылларында урам исеме ана телендә язылмаган. Күпчелек авылларга республика бәйрәмнәрендә элү өчен, татарча эшләнгән баннерлар бирдек.

    -Шәүкәт Фатыйхович, сезне тагын нинди проблемалар күбрәк борчый?

    - Һәр рус, чуваш авылында, хәтта берничәшәр, фольклор ансамбльләре бар. Мин алардан "ак көнләшү" белән көнләшәм, безнең татарлар бу яктан калыша. Дөрес, "Умырзая" республикабызда да танылды, "Көзге моң" ансамбле дә матур гына уңышларга ирешә. Җыр-моңга гашыйк булган милләттәшләребезне бергә туплаган мондый коллективлар күбрәк булсын иде. Аларга сәхнә костюмнары алырга да ярдәм итәбез.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: