Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкәдән Сәрмәдия Мостафина гөлләр үстерүнең серен белә

Халыкта гөлсез өй - нурсыз өй дигән әйтем бар. Бүген авылларда гөл, чәчәк үстермәүче хуҗабикәләр юктыр. Ләкин кемнеңдер бакчасында, тәрәзә төбендә алар шау чәчәктә утырса, башкаларда тамыр да җибәрә алмый аптырата.

Түбән Кәминкә авылында яшәүче Сәрмәдия Мостафина да гөлләр үстерүнең берәр аерым серен белә бугай, 80 чүлмәктәге  төрледән-төрле бүлмә гөлләре гөрләп үсеп утыра.  Аларның һәрберсе аерым тәрбия, игътибар сорый. Хуҗабикә һәр гөле турында яратып, тәфсилләп сөйли ала. Яраткан шөгыле вакытны да күп ала бит, су сибәргә, ашлама кертергә, күчертеп утыртырга кирәк. Гөлләре өчен сатып алган туфракны да Сәрмәдия апа кайнар парда эшкәрткәч кенә куллана икән.

30 елга якын педагогик стажы булган мөгаллимә бер дә тик утырырга өйрәнмәгән. Ул бит әле бәйли, чигә, тегә дә.

Өенең бөтен җирендә Сәрмәдия ханымның үз куллары белән ясаган иҗат җимешләрен: теккән, чиккән, бәйләгән әйберләрне карап та, санап та бетерерлек түгел.

-Без яшь чакта авылда чигә белмәгән кыз булмагандыр, мин дә кулъяулыклар чигә идем. Тормышка чыккач, кул эшләренә вакыт калмады – гаилә мәшәкатьләреннән бушамадык, балалар үстердек, эшкә ашыктык, - ди әңгәмәдәшем. – Хәзер инде лаеклы ялда булсам да, бер генә минут та тик утыра алмыйм. Бүген, интернет заманында яңа шөгыльгә өйрәнү өчен мөмкинлек зур. Кул эшләре көндәлек тормыш мәшәкатьләреннән арындырып, күңелемдә тынычлык тудыра.

Аллы-гөлле җепләрдән генә түгел, башка төрле материаллардан да сәнгать әсәрләре тудыра Сәрмәдия апа. Кул эшләре остасы хәтта балаларның иске колготкиларыннан үзенчәлекле паласлар тудыра.

- Күңел өчен эшлим, матурлык тудыра алуыма сөенәм. Бәйләгән, үргән әйберләремне балаларыма, туганнарыма, якыннарыма, дусларыма бүләк итәм, - ди ул.

 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Эни!!! Без синен очень бик шат. Мэнге яшэ картайма.