Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Район газетасы кирәкле бүләкләр таратты

Кармыш авылыннан Илфат Гыймадиевның Гранта автомобиленә язын алмаштыру өчен, машина мае әзер дә. Ул аны район газетасы редакциясе газетага язылучылар арасында оештырган лотереяга отты.

- Район газетасы - гаиләбезнең дусты. Аңа язылмый калган юк. Бу уенга әнибез Илсөя квитанция җибәргән булган, әлеге машина мае аңа чыкты, - ди 20 елдан артык янгын частендә эшләүче якташыбыз. – Зур рәхмәт, бик кирәкле һәм файдалы бүләк. Безгә бәхет елмаеп кына тора, бер елны чәй сервисы откан идек.

Гыймадиевлар гаиләләре белән район газетасын укыйлар. Алар турында газетада да еш язабыз. Җырларга яратучы игезәк кызлары турында да, озак еллар социаль хезмәткәр булып эшләгән Илсөя апа турында да мәкалә чыкты. Әлеге тырыш гаилә турында язуы да кызык. Илфат район үзәгенә йөреп эшләсә дә, мал асрарга да җай таба, абзарларында терлекләр байтак.

- Авыл малае булгач, авыл хуҗалыгы турында укырга яратам, газета бай, эчтәлекле, районның бөтен хәбәрләрен “Безнең Чирмешән”нән укыйм, - ди ул.

 

Кадрия Гамирова фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев