Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Нәкыя Гыйләҗева: “Әни пешергән җәймәдән дә тәмлесе юк“

"Үз гомеремдә чирләп больницага барганым булмады, Аллага шөкер",- ди күптән түгел 90 яшен тутырган Нәкыя әби. Иске Кадида аның туган көненә дистәләгән кунак килде. Юбилярны яраткан җырчысы Фирдүс Тямаев та котлады. Нәкыя әби бик зиһенле, уен-көлкене дә тиз эләктереп ала, сәламәтлегенә дә күз тимәсен. "Матур картая" ди андыйлар хакында безнең...

"Үз гомеремдә чирләп больницага барганым булмады, Аллага шөкер",- ди күптән түгел 90 яшен тутырган Нәкыя әби. Иске Кадида аның туган көненә дистәләгән кунак килде. Юбилярны яраткан җырчысы Фирдүс Тямаев та котлады.


Нәкыя әби бик зиһенле, уен-көлкене дә тиз эләктереп ала, сәламәтлегенә дә күз тимәсен. "Матур картая" ди андыйлар хакында безнең халык. Югыйсә, бала чагында, яшьлегендә язмыш аңа тормыш михнәтләрен бер дә кызганмаган.

И, балакаем, без күргәннәрне балаларыбызга күрсәтмәсен,- ди әби. -Үзәккә үткән хәлләр күп булды инде. Чистайдан арба тартып симәнә ташулар гына ни тора. Анда Талкыш, Мөслим авыллары аша барып, "уфалла" белән өчәр капчык орлык алып кайтабыз. Тамак ач, арбаны тартырлык хәл юк. Кайтканда капчыктан берәр уч бодай алып, аны Талкыш тегермәнендә тарттырып чыгабыз. Аннан берәр әрәмәлектә туктап, шушы онны суга бутап, учакта пешереп ашыйбыз. Ә кайткач "югалган" бөртек өчен кирәкне бирәләр.

Нәкыя 12 яшьтән үк эшкә җигелә. Башта әтисенә атлар карарга булыша, аннан үзе "конюх". Унбиш еллап аңа колхозда сыер саварга туры килә. Бөек Ватан сугышы еллары - ул буын өчен аерым бер тормыш сынавы.

Сугыш кешеләрне бөтенләй егып салды. Тамак туймады. Кычыткан, күке башы, зәрдә ашадык, әле анысын таба алсаң бик яхшы: бөтен авыл ач бит. Аннан, без сыерны бетермәдек, ачка үлүдән шул хайван алып калды...

Әниләренең туган көнен балалары авылдагы кафеда ук оештырган. Мул табыннар янына оныклар, туган-тумача, күршеләр, авылдашлар чакырулы.

"Безнең Нәкыя әби яшьләр белән яшьләрчә, олылар белән олыларча яшәде. Дуслары гел күп булды,"- диделәр кунаклар.

Балалар аны "Акъәбигә" тиңли, укучылар имтихан бирергә барганда, аның янына кереп чыга - укып торсын, янәсе, соңыннан юллары да уңа үзләренең.

Авыл апасы мәрхүм ире Миншакир белән җиде бала үстергәннәр. Нәкыя әби хәзер улы Әсхәт, килене Гөлназ тәрбиясендә яши.

Юбилярга Президент Владимир Путин да котлау җибәргән. Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина муниципаль район башлыгы Наил Зариповның да Нәкыя әбигә юллаган җылы сүзләрен һәм бүләген ирештерде.

Дүрт-биш сәгать сузылган табынны Фирдүс Тямаев алып барды. Ул - әбинең яраткан җырчысы икән - монысы да аңа туган көненә балаларыннан зур бүләк булды.

Бүгенге табыннарда ниләр генә юк. Ачлыкны кичергән әбидән: "Яраткан ризыгың нәрсә?"- дип сорадым.

Әлеге дә баягы, симәнәгә йөргән вакытта, әни юлга уч хәтле генә җәймә пешереп җибәрә иде. Аны, озаккарак җитсен дип, аз-аз гына сындыргалап каба идем - әлегә кадәр шуннан да тәмле әйбер ашаганым юк. Бүгенге "оҗмах ризыклары"н барыбызга да авыз итеп яшәргә язсын. Бар кеше дә минем кебек озын гомерле булсын,- ди Нәкыя әби.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined