Николай Тузов: “Иске Элмәленең уңышларына сөенәм”
Николай Тузов 15 еллап РФ Федераль җыены Федерация Советында сенаторлар Клубының башкаручы директоры булып эшли. Бер үк вакытта ул Федерация Советының аграр азык- төлек һәм табигатьне файдалану сәясәте буенча комитет рәисе урынбасары ярдәмчесе дә. Философия, сәясәт фәннәре докторы, тарих фәннәре кандидаты, профессор, Россия табигый фәннәр академиясе, Халыкара педагогика фәннәре академиясе...
Николай Тузов 15 еллап РФ Федераль җыены Федерация Советында сенаторлар Клубының башкаручы директоры булып эшли. Бер үк вакытта ул Федерация Советының аграр азык- төлек һәм табигатьне файдалану сәясәте буенча комитет рәисе урынбасары ярдәмчесе дә.
Философия, сәясәт фәннәре докторы, тарих фәннәре кандидаты, профессор, Россия табигый фәннәр академиясе, Халыкара педагогика фәннәре академиясе академигы. Шушы көннәрдә якташыбыз кече ватаны - Иске Элмәле авылында булып китте.
Күптән түгел 60 яшьлеген билгеләп үткән Николай Витальевичның тормыш юлы, хезмәте, фәнни эшчәнлеге турында хәбәрчебез Евгений Ромин әңгәмәсе.
-Николай Витальевич, Иске Элмәлегә еш кайтасызмы, монда ни белән шөгыльләнәсез?
-Авылда ел саен булам. Эшем бик тыгыз булса да, берничә көнемне биредә үткәрергә тырышам. Бу юлы Мәскәү өлкәсендә яшәүче туганым Анатолий Витальевич белән машинада кайттык, Кардәшләребез Марина һәм Валентин Степановлар да тукталам. Олыгайган саен туган җир ныграк сагындыра. Элмәледә җаным - тәнем белән ял итәм. Чиркәүгә, китапханәгә керәм, урман - кырларда йөрим, танышлар, башлангычта бергә укыган классташлар белән очрашам. Менә авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров - шуларның берсе. Авылдагы үзгәрешләргә бик шатланам. Менә дигән мәдәният йорты, мәктәп, чиркәү, бик күп ике катлы йортлар, асфальт юл. Әти - әнием белән моннан 1967 елда киткәндә малай гына идем. Элеккеге белән хәзерге арасында аерма җир белән күк арасы кебек.
-Сез башкаручы директор булган Сенаторлар клубының әгъзалары кемнәр, анда нинди эшләр белән шөгыльләнәсез?
-Сенаторлар клубында күпчелек Федерация Советы әгъзалары. Ләкин аның эшендә Россия парламентаризмын үстерүгә битараф булмаган һәр гражданин катнаша ала. Клубта ел саен законнар чыгару эшчәнлеген камилләштерүнең күп төрле юнәлешләре буенча чаралар үткәрелә: түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, фән, икътисад, сәламәтлек, мәгариф, экология белгечләре, күренекле сәясәт эшлеклеләре катнашында симпозиумнар. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә үткәрелгән чараларыбыз, хәйрия акцияләребез дә байтак.
"Ел закон чыгаручысы" дигән конкурс та үткәрергә җыенабыз.
-Николай Витальевич, Сез бит җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак та билгеле...
-Әйе, мин "Россиянең консерватив - патриотик хәрәкәте", Гомумроссия сәяси - иҗтимагый хәрәкәт рәисе, милләтнең табигый мирасын саклау буенча Федерация Советы каршындагы Совет әгъзасы, берничә эксперт- координацион совет әгъзасы булып торам.
-Шулай да китаплар язарга һәм бастырырга да вакыт табасыз.
- Вакыт гел җитми ул, тик теләгең, омтылышың булганда иҗат итү өчен мөмкинлекләр табыла. Китапларны үзем белән алып кайтам, Чирмешән үзәкләштерелгән һәм Яңа Элмәле китапханәсенә бүләк итеп тапшырам.
Матбугатта чыккан 40 эшем арасында Россиядә яшәүче халыклар тарихына, милләт һәм динара мөнәсәбәтләргә кагылган китаплар бар. Ә күпчелек басмалар философиягә һәм тарихи - сәяси юнәлешләргә багышланган. Мин яшьтән үк философия белән кызыксындым. Читтән торып Кеннеди -Вестерн (АКШ) университетын тәмамладым.
-Биографиягездән күренгәнчә, Сез яшьлегегездә бокс белән шөгыльләнгәнсез, хәтта СССРның спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкәнсез. Спорт белән хәзер дә дусмы?
-Вакытым тыгыз булу һәм өлкәнәю сәбәпле, хәзер спорт белән элеккечә актив шөгыльләнә алмыйм. Ә физкультураны ташламадым, күп еллар элек ГТО нормасын алтын билгегә ничек тапшырган булсам, хәзер дә үти алам. Гомумән, спортны кешене физик һәм психологик яктан үстерүче мөһим элемент буларак кабул итәм.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Хезмәтегездә һәм шәхси тормышыгызда яңа уңышлар Сезгә.
Николай Тузовның бүләкләре арасында - Федерация Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, В.И. Вернадскийның "Югары фәнни казанышлар өчен" көмеш медале, "Россия фәнен һәм икътисадын үстерүдәге хезмәтләре өчен" Мактау билгесе, "Югары белем өлкәсендә новаторлык эше" алтын медале һ. б. Ул Бөтенроссия күргәзмә үзәге лауреаты, укыту - методик ярдәмлекләр күргәзмәсе лауреаты, "Россиянең атказанган мәгариф һәм фән хезмәткәре".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев