Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Мал сау булса, ветврач та мактала

Бүген районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендә ветеринарлар юк дәрәҗәсендә. Андый әзерлекле белгечләре белән "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең Бәркәтә бүлекчәсе, "Кади", "Сөлчә" җәмгыятьләре генә мактана ала. Югыйсә, малчылыктагы уңышларның шактый өлеше әлеге һөнәр ияләренә бәйле. Абзарыбызда мал чирләсә, сыерыбыз бозаулый алмаса да без аларга "бәреләбез". ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район җитәкчелеге дә ветеринария...

Бүген районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендә ветеринарлар юк дәрәҗәсендә. Андый әзерлекле белгечләре белән "Чирмешәнагрохезмәтләре"нең Бәркәтә бүлекчәсе, "Кади", "Сөлчә" җәмгыятьләре генә мактана ала. Югыйсә, малчылыктагы уңышларның шактый өлеше әлеге һөнәр ияләренә бәйле. Абзарыбызда мал чирләсә, сыерыбыз бозаулый алмаса да без аларга "бәреләбез".


ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район җитәкчелеге дә ветеринария врачы Рафик Дәүләтшинны күптән түгел Мактау грамоталары белән бүләкләде. 30 елга якын гомере мал арасында үткән әлеге гади белгеч белән без ветеринария өлкәсенә кагылышлы кайбер проблемалар, истәлекләр хакында сөйләшеп алдык.

- Рафик Абдуллович, белгеч буларак бүген сезне иң элек ни борчый?

- Яшереп торасы юк, авыл хуҗалыгында совет заманындагы тәртипләр сагындыра. Күпчелек хуҗалыклар терлекчелектә технологияләрне төгәл үти иде. Югары белемле мал табиблары күп эшләде, хезмәт хакын да бирделәр. Бүгенгеләрнең хәтере калмасын, ул вакыттагы терлекче абый-апалар үзләре үк "почти врач" иде.

Малларга килсәк, әле дә хәтердә, 1985нче елларда колхозларда 25 меңләп мөгезле эре терлек кенә асралды. Шул чама дуңгыз - бүгенгедән өч-дүрт тапкырга күбрәк, 32 мең баш сарык...

Иң мөһиме - шушының кадәр терлек "армиясен" күзәтүче белгечләргә-ветеринарларга, зоотехникларга кытлык булмады. Ә бүген хуҗалыклар терлек дарулары өчен акча таба алмый.

- Заманалар үзгәреп китте бит, Рафик абый.

- Нинди генә заман булса да, терлек асрауның сере бер инде аның. Мал рацион белән, төрле, сыйфатлы азык ашарга тиеш.

Аның урын-җире коры, чиста булсын. Вакытында прививка, вакцинация ясатсаң, туйганчы, яхшы итеп тукландырсаң - көр, сәламәт мал үстереп, продукцияне мул җитештереп була.

- Табиблар җитми, дидегез. Ә хуҗалыклар белән ничек эшлисез?

- Район ветеринария берләшмәсендә эпизоотологик отряд төзелде. Врачлар булмаган күмәк хуҗалыкларга үзебез чыгабыз.

Җәйләрен эшебез еш кына иртәнге дүртләрдә үк башлана. Маллар көтүгә киткәнче анализга кан алабыз, прививка ясыйбыз, йогышлы авыруларны тикшерәбез.

Күмәк һәм шәхси хуҗалыкларда да шундый эшләр башкарыла. Хезмәтнең уңай нәтиҗәсен тойсак, терлекләребез авырмаса яки чирдән терелсә, сөенәбез инде. Рәхмәт сүзләрен дә еш ишетергә туры килә.

Әле күптән түгел Туймәт авылына чакырдылар. Хуҗаның сыеры башын сузып, үләргә яткан. Дарулар биреп хайванны аякка бастырдык. Чирмешәннең Амур ягында яшәүче берәүнең ана дуңгызы чирләгән, температурасы 42 градус. Бик өметле түгел. Сыворотка, антибиотик, кофеиннар кадаганнан соң, шул ук кичне дуңгызыбыз берни булмагандай ашап йөри иде.

Терлек үлеп китсә, хуҗага гына түгел, безгә дә кызык түгел. Кыскасы, кирәкле эш башкарабыз булып чыга.

- Бүген ветеринария табиблары тагын нәрсәләр өчен җаваплы?

- Районда терлекләрдә себер язвасы, африка чумасы кебек йогышлы авыруларны булдырмау - ветеринарларның төп бурычларыннан берсе. Быел, төлкеләр арту сәбәпле, аларның котыру чире белән авырганнарының этләргә ташлану очраклары булды. Төлкеләрнең артып китмәвен, аларның санын тиешле дәрәҗәдә тотуны без аучылар белән бергәләп контрольдә тотарга тиешбез.

Йогышлы авыруга юл бирсәң - ул бик куркыныч әйбер. Хәтерлим әле, 1986нчы елда Әлмәт районы терлекләренә тилчә (ящур) чире йокты. Андагы җәнлек заводына инфекция субпродуктлар аша Әзербәйҗаннан кайткан диделәр. Чир башта мөгезле эре терлекләргә, аннан сарыкларга, дуңгызларга күчте. Авыруга каршы анда ике еллап көрәштеләр.

Без, күрше район булгач, чикләрне "бикләп" куйдык. Санитар үткәрү пунктлары төзелде: ветеринарлар район аша үтүче һәрбер машина, тракторны дезинфекцияләде. Райондагы 1 айлык бозаудан алып эре малларга ящурга каршы вакцинация ясап чыктык - колхозларда да, шәхси хуҗалыкларда да. Табибларның шушы тырышлыгы белән йогышлы чирне районга кертмәдек. Андый еллар да булды

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең якташлар