Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Керкәледә яшәүче Алсу Мисбахова - "Татмедиа" бүләге иясе

Керкәледә яшәүче Алсу Мисбахова "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте оештырган бәйге йомгаклары буенча истәлек бүләгенә лаек булды. Аңа әлеге призны "Безнең Чирмешән" газетасы баш редакторы Кадыйр Гомәров тапшырды. -Бүләк алу кызык инде, - ди Алсу Фәрит кызы. -Мондый акция хакында газетадан укып белдем. "Татмедиа" басмаларына язылуны раслаган квитанцияләрнең күчермәләрен күрсәтелгән адреска җибәргән...

Керкәледә яшәүче Алсу Мисбахова "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте оештырган бәйге йомгаклары буенча истәлек бүләгенә лаек булды. Аңа әлеге призны "Безнең Чирмешән" газетасы баш редакторы Кадыйр Гомәров тапшырды.


-Бүләк алу кызык инде, - ди Алсу Фәрит кызы. -Мондый акция хакында газетадан укып белдем. "Татмедиа" басмаларына язылуны раслаган квитанцияләрнең күчермәләрен күрсәтелгән адреска җибәргән идем. Минем "45"нче номерлы карточка, лототрон аша уйнатканда, отыш китерде.

Алсу Мисбахова Югары Кәминкә мәктәбендә иң тәҗрибәле укытучыларның берсе, биредә 24 ел эшли. Керкәлегә Буа районының Нур Вахит авылыннан килен булып төшкән.

-Матбугат басмаларын бик күп алдырабыз, - ди ул. -"Сөембикә", "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп", "Ватаным Татарстан", "Ялкын", "Салават күпере" кебек газета-журналларны гаиләдә барыбыз да укый, минем өчен алар эшем буенча да бик кирәк. "Безнең Чирмешән"гә язылмый калганыбыз юк, аны инде иң беренче кулга алабыз. Кайнанам Мөгаззәмә, ирем Сирень дә газета-журналларның килүен гел көтеп торалар. Беребез укыганда икенчебез тыңлап торган чаклар да була.

Быел "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте үткәргән "Подписка өчен - телевизор!" акциясендә иң зур отыш - төсле телевизор Арча районында яшәүче Фирдания Мифтахетдиновага эләкте. Өч кеше - санлы фотоаппарат, ун кеше савыт-саба җыелмасы отты.

Абүнәчеләр, "Татмедиа" басмаларына иң зур суммада язылучылар арасында приз откан якташыбыз Алсу Мисбахова киләсе яртыеллыкка да дистәгә якын газета-журналга язылырга планлап тора. Бәлки, кем белә, телевизорлы ук булып куяр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined