Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Казанкада туып үскән Хмелевлар монастырьда яшиләр

Казанка авылында туып үскән бертуган Хмелевлар дин юлын сайлаганнар. Бүген иеромонах Прохор һәм иеромонах Евсевий (Петр һәм Евгений Хмелевлар ) Мордовиядәге Санаксар монастыренда яшиләр. Шушы көннәрдә алар туган якларына кайттылар.

-Сирәк булса да, кайтырга тырышабыз, -ди иеромонах Прохор. – Әти-әниебез җирләнгән зиратта гыйбадәт кылабыз, туганнарыбызның хәлен беләбез. Авылда кардәшләребез күп, без сигез бала үстек, күбесе монда нигезләнеп калды.

Хмелевлар Тольятти шәһәрендә яшәгәндә Санаксар монастыренда яшәүче карт монахны очраталар. Ул аларны монастырьга чакыра. Бертуган Хмелевлар андагы тормышны ошаталар.

Сүз уңаеннан, Темников шәһәре тирәсендә урнашкан Санаксар монастырена 1659нчы елны нигез салынган. Янәшәсендә генә урнашкан Санаксар күлнең исеме дин йортына да бирелә. Әлеге монастырь “Россиянең алтын боҗрасы”на кертелгән, монда адмирал Федор Ушаков җирләнгән.

Прохор атакай инде 20 ел бу монастырьда яши, энесе -22 ел.

-Әлеге юлны сайлаганыма бер дә үкенмим, - ди ул. – Киресенчә, туганнарыбыз, якыннарыбыз өчен гыйбадәт кыла алуыбызга сөенәбез генә. Монастырьда бөтенләй башка тормыш. Дингә бирелгән кеше дөньяга башка күзлектән карый. Күп нәрсәдән баш тартырга туры килә. Кызыклы чаралар безнең өчен түгел, фоторәсемгә төшүне дә яратмыйбыз.

Әңгәмәдәшем Интернет белән мавыгырга да киңәш итми, ул рухи үсешкә комачаулый дип саный.

Хмелевлар авылга буш кул белән кайтмыйлар, Казанка часовнясына бөтен җиһазларны, әйберләрне алар бүләк иткәннәр дип була. Чаңнар да алып кайтканнар. Дөрес, аларны әле урнаштырасы бар. Монда инде казанкалылар район җитәкчелеге ярдәменә өметләнәләр.

-Авыл яшәсен иде әле, - ди иеромонах Прохор. – Соңгы елларда биредә үзгәрешләр шактый, халык китмәсен, читтәгеләр кайтсыннар иде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев