Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмә юбилярын бөтен мәхәллә зурлады

Кара Чишмәдә 90 яшьлеген билгеләп үткән Габдрәшит Әхмәдиев турында шулай диләр. Бик төгәл, пунктуаль, сүзендә тора белүче кеше икән.

Бик зурладылар бүген Габдрәшит бабайны, мәчетнең аерым бинасында табын көйләп сыйладылар, мактау сүзләре әйттеләр. Хәзер инде карчыгы Фатыйма әби аны кече санамас, быел икесенә дә 90 тулды. Моннан берничә ай гына элек юбилеен үткәргән Фатыйма әбигә иренең бәйрәмендә табын әзерләп мәшәкатьләнәсе булмады, әллә ничә өстәл куелган, эскәмияләренә йөзләп кеше утырырлык зур залда балалары, оныклары, киленнәре, кияүләре менә дигән өстәл көйләделәр. Барын да пешергәннәр, барын да уңдырганнар әтиләре, бабалары хөрмәтенә.

-Мәчетебезнең хөрмәтле карты ул. Шуңа да юбилеен изге җомга көнне менә шушы залда үткәрергә тәкъдим иттем. Балалары моңа каршы килмәде, - ди авыл мәчете имамы Рөстәм Вәлиев. –Гомумән, без монда мәҗлесләрне, бәйрәмнәрне еш үткәрәбез. Балаларны да ял иттерәбез, дини укулар оештырабыз. Иске бер бинаны халык акчасына ремонтладык, матурладык. Җирлегебез башлыгы Рәдиф Халиковка рәхмәт, бөтен гамәлләребезне хуплап тора.

Габдрәшит абый белән бик горурланам, без менә шундый күркәм бабайлардан үрнәк алырга тиешбез, ислам дине – аның яшәү рәвеше. Балаларын да динле итеп тәрбияләүләре шулай ук мактаулы.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урныбасары Рәмзия Долгополова Габдрәшит Гомәр улын 90 яшьлеге белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның бүләкләрен тапшырды. Район мөхтәсибе Минсагыйрь Миншин, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, мәхәллә картлары, балалары да юбилее уңаеннан бүләкләр биреп тәбрикләделәр.

“Сәгать кебек төгәл бабай” барысын да сабыр гына тыңлап торды, рәхәтләнеп фотога да төште. Һаман шул сәгать дигәннән, хәтер ягын белеп булмый, инде 64 ел бергә гомер итүче Фатыйма Шәйхетдин кызы һәм Гадрәшит Гомәр улы Әхмәдиевларның 40 ел хезмәт иткән хәзерге өйләрендә бүген бүләк ителгән зур сәгать юбилейларын озак искә төшереп торсын.

Кара Чишмәдә мәчет тирәсендә намазга ашыгучы ак сакаллы бер бабайны күрсәгез, белегез -  бу 90 яшен тутырган Гадрәшит бабай Әхмәдиев булыр. Алты бала әтисе, гомере буе терлекчелектә эшләгән, хәләл көч белән яшәгән ветеран, зур нәсел дәвамчысы.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Кара Чишмәдә яшәүче Рәшит Әхмәдиевка 90 яшь тулды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев