Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Котыштан Анна табиб булачак, ул инде студент

Занькиннар өчен бу ел мәшәкатьлерәк, борчулы булды. Шөкер, йокысыз, тынычсыз көннәр артта калып бара - кызлары Анна мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлап медицина университетына укырга керде. Гаилә өчен мондый хәл - зур шатлык, горурлык. -Имтиханнар алдыннан әти-әни дә, мин дә нык кайгырдык инде, - ди быел яхшы билгеләренә күрә районда...

Занькиннар өчен бу ел мәшәкатьлерәк, борчулы булды. Шөкер, йокысыз, тынычсыз көннәр артта калып бара - кызлары Анна мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлап медицина университетына укырга керде. Гаилә өчен мондый хәл - зур шатлык, горурлык.


-Имтиханнар алдыннан әти-әни дә, мин дә нык кайгырдык инде, - ди быел яхшы билгеләренә күрә районда Россия һәм Татарстан медальләре белән дә бүләкләнгән бердәнбер якташыбыз. - Сайлаган һәр фәннән өзлексез әзерләндем. Мин әдәбият белән дә дус, китап­-
ларны күп укыйм.

Анна Занькина бердәм дәүләт имтиханнарында яхшы күрсәткечләр белән танылды: химия­дән - 76, рус теленнән - 78, биологиядән 82 балл җыйды.

Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетында югары белем алачак ул. Аннары районга эшкә кайтырга тиеш. Бәлки хирург ук булып. Табиблык­ка уку ансат түгел, бу Һөнәр үтә җаваплы да. Әмма Анна сайлаган белгечлегенә һич үкенми.

-Кызыбызга төпле белем биргән Иске Котыш һәм Ульяновка мәктәп­ләре укытучыларына бик зур рәхмәт, - ди Аннаның әтисе Петр Иванович. Әнисе Наталья Алексеевна да имтихан нәтиҗәләреннән канәгать. Бу бит аларның да хезмәтенә бәя кебек. Тәртипле, үрнәк гаиләдә балалар да дәрәҗәне төшерми. Уллары Нурлатта янгын депосында макталып эшли икән.

Алма агачыннан ерак төшми, диләр, хактыр. Петр Иванович авыл кырыенда күптән түгел рәт-рәт утырткан агач үсентеләренең барысы да тамыр җибәргән. 65 төп нарат, 200 төп каен үсентеләре, 65 орлыктан - чикләвектән шыткан каштан тиздән агач булып өлгерерләр, алар тулы бер посадка хасил итә, тирә-юньгә ямь бирә.

Бакчалары да тәртиптә Занькиннарның, яшелчәләр чәчәкләр янәшәсендә иркен үсә.

Аннаның укуда яхшы өлгерешен әлеге үсентеләр белән чагыштырасы килә. Яхшы җирдә яхшы тәрбия күрсә тамырлар нык була шул.

Занькиннар малчылык­ка да битараф түгел: 2 баш сыерлары, 2 баш үгезләре, 15 баш дуңгызлары гел яхшы тәрбиядә. Үзләренең пай җирләрендә үзләренә җитәрлек мал азыгы үстерәләр. Тракторлары сезон вакытында сирәк сүнә. Авылдашларына да еш булыша алар.

...Берьюлы ике медаль иясе, Иске Котыш кызы Анна Занькина тиздән табиб, яхшы, тирән белемле белгеч булып үз районыбызга кайтыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined