Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән осталары китапханәдә тәҗрибә уртаклаша

Заманында штукатур-маляр булып хезмәт куйган Вера Алкаева авыр эштән соң, кичләрен келәм, рәсемнәр чигәргә вакыт тапкан. Киндер капчыкка сурәтләр төшергәндә оста иске кофта җепләрен дә "әйләнешкә кертә". Вера семеновна 1,5х2 метр зурлыктагы бер келәмен ике елга якын эшләгән. Түземле якташыбыз, болардан тыш, оста итеп косынкалар бәйли, сөлгеләр чигә. Районыбызның "Мәрхәмәтле...

Заманында штукатур-маляр булып хезмәт куйган Вера Алкаева авыр эштән соң, кичләрен келәм, рәсемнәр чигәргә вакыт тапкан. Киндер капчыкка сурәтләр төшергәндә оста иске кофта җепләрен дә "әйләнешкә кертә".


Вера семеновна 1,5х2 метр зурлыктагы бер келәмен ике елга якын эшләгән. Түземле якташыбыз, болардан тыш, оста итеп косынкалар бәйли, сөлгеләр чигә.
Районыбызның "Мәрхәмәтле йөрәк" үзәге һәм китапханә хезмәткәрләре шушындый осталарны бергә җыеп мәктәп балалары өчен мастер-класслар оештырды. Чирмешәндә яшәүче апа-әбиләрнең кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә ясап куйганнар.
Район пенсия фонды идарәсендә эшләп ялга чыккан Людмила Кузина, әйтик, төсле ленталар белән рәсемнәр чигә.
-Бу шөгыль белән пенсиягә чыккач мавыгып киттем. Эшләгән вакытта ничектер вакыт булмады кебек. Иҗатыма исә тирә-яктагы табигать матурлыгы, үзем бик яраткан кыр чәчәкләре рухландырып тора,- ди Людмила Владимировна.
Олыларыбыз эшен дәвам итүчеләр укучылар арасында да бар икән. 2нче Чирмешән мәктәбеннән Айгөл Нигъмәтуллина сәйлән белән эшли, бәйли, чигә. Мәктәпне тәмамлагач уңган кыз шушы юнәлештә укытучы булырга да хыяллана.
Чарадан фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/149-2014-02-19-11-53-51.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан