Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кади ветеранына бүләкләр белән килделәр

Иске Кадидан Әхмәтшиннар йортына һәр елны апрель башында кунаклар күп кайта, быел аеруча күп булганнар. Бу көннәрдә төп йорт гөр килеп торды, чөнки Ркыя Хәлиулла кызына 90 яшь тулды.

Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатлары һәм истәлек бүләге дә тапшырдылар.

Якты Тау кызы Ркыяга башка яшьтәшләре кебек эшкә яшьли тотынырга туры килә, аларның балачагын Бөек Ватан сугышы урлый. Яшь кыз Горькида урман да кискән. 1953 елда Минсалих Мортаза улы белән гаилә корып, җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Алар барысы да тормышта үз урыннарын тапкан, әбинең 10 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар. Кызганыч, бу шатлыкларны ире белән бергә кичерергә язмаган, аның вафатына да 17 ел вакыт узган. Бүген юбиляр улы Рәис, килене Фрайга тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

Әхмәтшиннар авылда тырыш, уңган гаилә буларак билгеле. Ркыя колхозда хезмәт куя, кичләрен балаларына һәм туганнарына кием тегәргә дә өлгерә. Ире Минсалих ат белән кибеткә товар ташыган, агач эшенә дә бик оста булган, чанасын да, башка кирәк яракларны да үзе ясаган. Бу сыйфатларны алар балаларында да тәрбиялиләр.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Кади Ркыя Хәлиуллина

2
X