Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кади ветераны, күз тимәсен, сау-сәламәт

Иске Кади авылында җиде балалы гаиләдә, алты малай арасында үскән Миннәкыя Миначева 90 яшьлек юбилеен тулы зиһенле, сау-сәламәт хәлдә, дүрт баласы, алты оныгы, өч оныкчыгы белән каршылады.

-Бернинди ир-ат эшеннән дә куркып тормадым, гомерем буе колхозда эшләдем. Ат җигеп орлыгын да ташыдым, урманын да кистем, гектарлап чөгендерен дә эшкәрттем, - дип искә ала яшь вакытларын юбиляр. - Соңрак балалар кул арасына керә башлады, аларны да хезмәт белән тәрбияләдек.

Миннәкыя 1958 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашы Йосыфка тормышка чыга. Алар 55 ел үрнәк гаилә булып гомер итәләр. Торыш иптәшен югалтканга биш ел гомер узган. Бүген ул улы Азат, килене Гөлфия гаиләсендә оныклары белән бәхетле катлык кичерә. Балаларына, оныкларына үзенең киңәшләре, догалары белән ярдәм итә. Юбилейга алар мул табын артына җыелганнар.

Әби әле дә күзлексез генә укый, газета аша яңалыклар белән таныша.

Миннәкыя әбине балалары гына түгел, районнан килеп тә котладылар, Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатлары һәм истәлек бүләге дә тапшырдылар.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Кади