Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Җиңүчеләр Казанга бара

"Укучының мәдәни көндәлеге" проектының район этабына йомгак ясалды. Районда иң яхшы дип табылган дүрт башлангыч класс укучысы һәм бер әти Казан шәһәрендә узачак бүләкләү тантанасына бара. Әлеге проектта, уку елы дәвамында, район мәктәпләренең 824 башлангыч класс укучысы катнашты. Укучылар ел дәвамында республиканың төрле мәдәни объектларында экскурсияләрдә булып, үзләре генә яки...

"Укучының мәдәни көндәлеге" проектының район этабына йомгак ясалды. Районда иң яхшы дип табылган дүрт башлангыч класс укучысы һәм бер әти Казан шәһәрендә узачак бүләкләү тантанасына бара.


Әлеге проектта, уку елы дәвамында, район мәктәпләренең 824 башлангыч класс укучысы катнашты. Укучылар ел дәвамында республиканың төрле мәдәни объектларында экскурсияләрдә булып, үзләре генә яки әти-әниләре белән дә барып, анда күргәннәрен, кичерешләрен көндәлек битләренә рәсемгә төшерделәр яки язып куйдылар. Менә шулар арасыннан 24 иң яхшы көндәлек финалга чыкты, шуларның дүртесе җиңүче дип табылды.

Беренче класслар арасыннан Илдар Яруллинга (Иске Кади мәктәбе), икенче класслардан Айгөл Шәмгуновага (Кармаш мәктәбе), өченче класслар арасында Ләйлә Ширияздановага (беренче Чирмешән мәктәбе), шул ук мәктәпнең дүртенче класс укучысы Айназ Миначевага башкалага җиңүче буларак бару бәхете елмайды. Айназның әтисе Илнар Миначев "Иң мәдәни ата-ана" номинациясендә җиңүче дип табылды. Сүз уңаенда, Айназ һәм аның әтисе үткән елда да җиңүчеләр иде.

Районда финалга чыккан 20 укучы да үзәк балалар китапханәсендә узган йомгаклау тантанасында катнашып, истәлек бүләкләренә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined