Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иң яхшы бәйрәмнәр оештыручы Чирмешәндә яши

Район мәдәният йорты хезмәткәре Альмир Жораев "Татарстанның иң яхшы бәйрәмнәр оештыручысы" ("Лучший культорганизатор Татарстана") беренче республика бәйгесендә Гран - прига лаек булган. Әлеге конкурсның беренче этабында 65 кеше катнашкан. "Крутушка" шифаханәсендә узган финалда биш кеше көч сынашкан. Мәдәният хезмәткәрләре биредә ял итүчеләр белән төрле чаралар оештырганнар, алар каршында концерт номерлары...

Район мәдәният йорты хезмәткәре Альмир Жораев "Татарстанның иң яхшы бәйрәмнәр оештыручысы" ("Лучший культорганизатор Татарстана") беренче республика бәйгесендә Гран - прига лаек булган.


Әлеге конкурсның беренче этабында 65 кеше катнашкан. "Крутушка" шифаханәсендә узган финалда биш кеше көч сынашкан. Мәдәният хезмәткәрләре биредә ял итүчеләр белән төрле чаралар оештырганнар, алар каршында концерт номерлары белән чыгыш ясаганнар. Кыскасы, үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәткәннәр. Якташыбыз Альмир жюри әгъзаларының югары бәясен алып, җиңү яулаган.

-Форсаттан файдаланып, әлеге бәйгедә катнашуда ярдәм күрсәткән район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга зур рәхмәтемне белдерәм, - ди Альмир.-Шулай ук миңа эшемдә һәрвакыт булышып торучы район мәдәният йорты директоры Ольга Марковага да рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined