Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Гөмбә саткан акчага – велосипед

Пенсия яшендә булсалар да, Чирмешәндә яшәүче Асия һәм Габделәхәт Ганеевлар бер генә минут та тик торырга яратмыйлар. Елның теләсә кайсы вакытында алар үзләренә шөгыль таба. Алар зур булмаган участокларында яшелчәне дә, җиләк-җимешне дә күп үстерәләр. Үзләреннән арткан яшелчәне свежий килеш тә, эшкәртеп тә саталар. Ганеевларны һәр ярминкәдә диярлек күрергә була....

Пенсия яшендә булсалар да, Чирмешәндә яшәүче Асия һәм Габделәхәт Ганеевлар бер генә минут та тик торырга яратмыйлар. Елның теләсә кайсы вакытында алар үзләренә шөгыль таба.

Алар зур булмаган участокларында яшелчәне дә, җиләк-җимешне дә күп үстерәләр. Үзләреннән арткан яшелчәне свежий килеш тә, эшкәртеп тә саталар. Ганеевларны һәр ярминкәдә диярлек күрергә була. Алар бәрәңге дә, гөмбә дә, җиләк тә, кыяр, помидор да тәкъдим итә.
-Өй янындагы бакчадагы бәрәңге үзебезгә җитә. Сату өчен, бу төр яшелчәне Югары Чегодайдагы бакчада үстерәбез, - ди Габделәхәт абый. - Бәрәңгебезнең сорты бик яхшы, исемен дә белмим, голландскийга охшаган - үзе ак, эче сары. Бу орлыкны больницада ятканда танышкан бер Алабуга кешесеннән алган идем, 3-4 чиләктән үрчеттек. Бернинди чиргә дә бирешми, тәмле. Бер алган кеше безнең бәрәңгене кабат-кабат килеп сорый.
Яшелчәчеләрнең әллә ни серләре дә юк кебек. Бәрәңгене көрәк белән (60х60 см.) чәчәләр, кул көче белән өяләр.
-Трактор белән чәчкәндә яхшы уңыш ала алмый идек, көрәккә күчкәч уңыш бермә-бер яхшырды, - ди тәҗрибәле хуҗа. - Бәрәңгенең орлыгын бер ел гына эшкәртеп чәчеп карадык, зарарлы дигәч, башка алай эшләмәдек. Коңгызларны юк итү өчен агуны бәрәңгенең сабагына сибәм.
Бакчачылар орлык әзерләүгә дә бик игътибарлы. Алар бәрәңгене бакчада ук киптереп, сортларга аералар. Орлык өчен уртача зурлыктагы бәрәңгеләрне генә алалар, базда аны челтәр капчыкларда саклыйлар.
Ганеевлар бакчаларында күпләп кабак та үстерәләр, ул мал симертү өчен бик яхшы, ди.
Габделәхәт абый яшьтән үк гөмбә җыярга яраткан. Бала вакытта гөмбә җыеп, аны сатып велосипед алганын да искә төшерде ул.
-Хәзер мин дә гөмбә җыярга өйрәндем, - дип елмая Асия апа. - Көзге урман һавасын сулап кайту үзе үк рәхәтлек бирә, урманга барып ял итеп кайтабыз. Аны-моны сату эшенә керешүебезнең сәбәбе - бала укытканда акча җитмәү булды. Үзебез пенсиядә, ә кечкенә кыз әле студент. Хәзер дә өстәмә керем ярап куя.
Ганеевларның абзарлары да буш тормый, үгез, тавыклар, күркә-үрдәкләре дә бар.
Әле Габделәхәт абый балыкчы да икән. Кыш көне дә балык чирттерергә ярата. Ә Асия апа - уңган хуҗабикә, буш вакытында бик матур бизәкле башмаклар, оекбашлар бәйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Гөмбәләр яшелчәләр