Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Фәнис Иктисамов: “Алла сакласын – бөтенебез “көпчәк өстендә“

Район кулланучылар җәмгыятендә эшләүче Фәнис Иктисамов инде 16 ел кибетләргә ипи ташый. Уңган машина йөртүчене ялларда, бәйрәмнәрдә дә эштә күрәбез. Мондый көннәрдә, киресенчә, аңа һәм үзе иярләгән "ГАЗ-53"кә тагын да өлгеррәк йөрергә туры килә икән. Фәнис шоферлык эшен армиядә вакытта ук башлап җибәрә. Лениногорск шәһәрендә ДОСААФ мәктәбен тәмамлаган Иске Кади...

Район кулланучылар җәмгыятендә эшләүче Фәнис Иктисамов инде 16 ел кибетләргә ипи ташый. Уңган машина йөртүчене ялларда, бәйрәмнәрдә дә эштә күрәбез. Мондый көннәрдә, киресенчә, аңа һәм үзе иярләгән "ГАЗ-53"кә тагын да өлгеррәк йөрергә туры килә икән.

Фәнис шоферлык эшен армиядә вакытта ук башлап җибәрә. Лениногорск шәһәрендә ДОСААФ мәктәбен тәмамлаган Иске Кади авылы егете ике ел ЗИЛ-130 автомашинасында хәрбиләр йөртә.
- Анда һөнәрле булып китүем бик ярап куйды: хәрби хезмәтне җиңел уздым, - ди машина йөртүче. - Техника безнең "канда" инде.
Мәрхүм әти - Әкрәм тракторчы иде. Абыем Саим дә "гомерлек" шофер. Үзем дә бу эшне ошатам.
Инде икенче машинаны эшләтеп "туздыручы" якташыбыз һәр көнне район үзәгендәге егерме сәүдә ноктасына бер тонналап ипи һәм камыр эшләнмәләре тарата. Ялмы, бәйрәмме - халыкның өстәлендә төп ризык булырга тиеш.
- Фәнис белән бер чорда эшли башладык. Ипле, тыңлаучан кеше, беркайчан да "кырлы-мырлы" сөйләнмәс, ипине вакытында китерер, - ди үзәктәге ипи кибете сатучысы Светлана Сәүбанова.
Эшкә иртәрәк килеп техникасының төзеклеген карап чыгу - тәҗрибәле шоферның көндәлек, һөнәри гадәте икән. Тормозлар тотамы, фаралар, "поворотник"лар янамы - аның өчен бу бик мөһим әйбер.
- Юлда син генә йөрмисең, анда ни булмас - техника бар яктан төзек булса яхшы, - ди Фәнис. - Тьфу, тьфу, авариягә эләккәнем булмады. Кызу да йөрмәскә тырышам, бигрәк тә авыл эчендә. Безгә гел уяу булырга кирәк, руль артында, кем әйт­­мешли, "авызыңны ачып" йөрсәң булмый. Юлда секундлар хәл итә, Аллаһы сакласын, хәзер күбебез "көпчәк" өстендә. Ишетеп, күреп торабыз, әллә ничәшәр ел эшләгән шоферлар да аварияләрдә һәлак була.
Юлларда профессиональ шоферлар бәлага тарыган коллегаларына ярдәм итәргә тырыша - "язылмаган закон" бар. Бүген син булышсаң, иртәгә сиңа кул сузалар. Фәнис тә шундый принцип белән эшли. Аның үзенә дә юлда күп ярдәм иткәннәр, үзе дә ватылып калганнар яныннан туктамыйча узмаска тырыша.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined 27 октябрь – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне