Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Десантчыга кабаланырга ярамый

    Гомере буе механизатор булып эшләгән, үз бакчасында зур канатлы җил двигателе ясап авылдашларын шаккаттырган Рәхимҗан Минхәеров өчен элек армиядә хезмәт иткән еллары әле дә онытылмаслык яшьлек хатирәсе. Узган гасырның 50нче елларында Иске Кади авылы егете һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә, парашют белән егермедән күбрәк сикереш ясый. Әлеге язмада - аның...

    Гомере буе механизатор булып эшләгән, үз бакчасында зур канатлы җил двигателе ясап авылдашларын шаккаттырган Рәхимҗан Минхәеров өчен элек армиядә хезмәт иткән еллары әле дә онытылмаслык яшьлек хатирәсе. Узган гасырның 50нче елларында Иске Кади авылы егете һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә, парашют белән егермедән күбрәк сикереш ясый. Әлеге язмада - аның истәлекләре.


    Мине армиягә, эшләп торган урынымнан, трактордан төшереп, кырдан ук машинага утыртып алып киттеләр. Ул вакытта Саратов өлкәсендә, Казахстан чигендә чирәм җирләр күтәрә идек.

    Хезмәткә Тула шәһәрендәге һава десанты гаскәрләренә эләктем. Моңа кадәр врачлар бик нык тикшерделәр. Дистәләгән комиссия аша уздык. Частькә килеп төшүнең беренче көннәреннән үк диярлек, безгә десантчы серләрен өйрәтә башладылар. Биек вышкаларга менеп, әүвәл шуннан парашют белән авыш трослар буенча төшә идек. Йомшаграк булсын өчен, аяк астына пычкы чүбе (опилки) җәяләр...

    Хәтерем ялгышмаса, 1955нче елда Мәскәүдә парад булды. Бәйрәм уңаеннан, без - десантчылар да Тушино аэродромына төшәргә тиеш. Чит илләрдән дә кунаклар була, диделәр. Шуңа бик нык әзерләндек. Самолеттан көненә икешәр сикереш ясаган көннәребез дә булды. Өскә гадәттә уртача зур-лыктагы Ил-12 очкычы белән алып менәләр. Тиешле биеклеккә җит-кәч ишекләр ачыла, тавыш сигналы бирелә, аннан иптәшләрең белән бер-бер артлы һавага сикерәсең. Самолетның җиле көчле - сине кире китереп кысмасын өчен аннан ераккарак очарлык итеп, аяклар белән нык этелергә кирәк. Очкыч биектәрәк булган саен куркытмый, ә менә 400 метрдан гына сикертсәләр шикләндерә: кыска арада парашют ачылып бетмәс кебек. Десантчының аркага аскан төп парашюты 32 килограмм авырлыкта дип истә калган, алда запасы - андый-мондый очракка 8 килограммлысы бар. Өстәвенә автомат, противогаз да күтәрәсе. Ярыйсы ук авыраясың.

    Самолеттан сикергәч, парашютың ачылу рәхәт: монысында да исән калуым дисең. Шатлыктан күкне яңгыратып татарча җырлап җибәрә идем. Җиргә тигәндә, командирларыбыз өйрәткәнчә, аякларны, тезләрне янәшә куеп, амортизация ясап төшәргә кирәк. Алай итмәсәң - аякларыңны сындырасың. Төшкәч инде үз парашютыңны ипләп, тәртибе белән, кабаланмыйча гына җыеп куясы. Моны офицерлар күзәтә, дөрес җыймасаң ахыры билгеле - икенче көнне үк ул парашют белән үзең сикерәсе бит.

    Десантта өч ел хезмәт итүем миңа зур тормыш мәктәбе булды. Безне тәртипле, җаваплы булырга өйрәттеләр. Анда рус телемне дә чарлап кайттым. Яңа дуслар өстәлде. Бүген, 80 яшькә җиткәндә дә армия, яшьлек чоры еш төшкә керә.

    Рәхимҗан Минхәеров.
    Иске Кади авылы.

    Марат Гомәров фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: