Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Казанда үткән тантаналы чарада безнең район делегациясе да катнашты. Бәйрәм башкаланың Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды.
Чараның иң күркәм мизгеле – район ветераннарының югары бәя алуы. Казан сәхнәсендә безнең «Чирмешән районы ветераннары (пенсионерлары) җирле иҗтимагый оешмасы» Татарстан Рәисенең Рәхмәтенә лаек булды. Бу – бөтен район өчен зур горурлык.
Әлеге казаныш – оешма җитәкчесе Миләүшә Тәуфыйк кызы Батыршинаның тырышлыгы, фидакарь хезмәте һәм ветераннарның бердәмлеге нәтиҗәсе. Аның җитәкчелегендә безнең совет елдан-ел актив эшли, сугыш һәм хезмәт ветераннарын кайгырта, яшь буынга үрнәк булып тора.
Нет комментариев